Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан медиасының элекке мөхәррире сугышка киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүнең ике очрагында гаепләделәр. 

Татарстанның "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире һәм җинаять эшендә гаепләнүче Сергей Кощеев Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта "Реальное время" җиткерә. Басма искәртүенчә, Кощеев "махсус хәрби операция башыннан бирле" сугышка китәсе килә дип әйткән булган. Сайлап алу һәм документлар тапшыру процедураларын ул бер ай элек узган, ә 28 июньдә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән диелә.

"Бизнес Online" басмасы язуынча, Кощеевны сугышка җибәрәчәкләре турында бүгенге мәхкәмә утырышында билгеле булган. Ул үзе утырышка килмәгән. Хәрби комисарриаттан алган документларын бер адвокаты китергән.

2022 елның декабрендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе сайтында Сергей Кощеевка җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат чыкты. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүнең ике очрагында гаепләделәр. Элекке мөхәррирне ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр иде.

Кощеевны гаепләүләре "Проверенный бизнес" интернет-порталы белән бәйле. Бу порталны Татарстан прокуратурасы һәм республиканың икътисад министрлыгы ясаган иде. Сайтта эшмәкәрләр күзәтүче оешмалардан киңәшләр таба алыр дип фаразланды. Сайтның баш мөхәррире итеп Кощеевны куйдылар.

Кощеевны шушы проект эшчәнлегенә бүлеп бирелгән федераль акчаларны урлауда гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2019 елда ул Татарстан эшкуарлыгына бушлай киңәшләр биргән кыяфәт ясап 6,9 млн сум урлаган. Ә 2020 елда үзенең иптәше - эшмәкәр Әнвәр Айнетдинов белән "җинаятьчел сүз куешып" тагын 7,3 млн сум үзләштергән.

  • Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.
  • Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.
  • Ә быел яз көне Башкортстандагы Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдерде.
  • Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
  • Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
  • "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
  • Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG