Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган — республикада эшчеләргә зур кытлык бар


Русиядәге эшче мигрантлар. Иллюстратив фото
Русиядәге эшче мигрантлар. Иллюстратив фото

Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.

Эшче куллар җитмәгәнгә күрә, Татарстанның хезмәт министрлыгы вәкилләре эшчеләрне җәлеп итү өчен Таҗикстанга барган.

Таҗикстан хезмәт министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан хезмәт министрының урынбасары Клара Таҗетдинова "республика оешмаларында эш урыннары күп", дигән.

Шулай ук ул Татарстанда эшчеләр җитмәвен дә әйткән, мәсәлән бүген бер эш эзләүчегә 15-17 вакансия тәкъдим ителә. Таҗетдинова республикада көн саен "башка дәүләтләрдән дистәләгән мең эшче мигрант хезмәт куя" дигән. Алар арасында сан ягыннан беренче урында- Үзбәкстан, икенчедә - Таҗикстан ватандашлары.

Үз чиратында Таҗикстан хезмәт министры Гулнора Хасанзода илнең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдергән.

Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.

Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы. "Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйли төзелештә эшләүчеләр. 2024 елның беренче чирегенә булган мәгълүматларга күрә, Татарстан төзелешләрендә 16 752 чит ил ватандашы эшли.

"Торак һәм инфраструктура корылмалары төзелешенең арта баруын исәпкә алганда, эшчеләр кытлыгы да артырга мөмкин", диделәр республиканың төзелеш министрлыгында.

  • Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән. "Кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы, — ди ул. — Моны ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде. Шулай ук саклану сәнәгатенә көчле бюджет импульсы өстәлүе дә йогынты ясады".
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG