Татарстан Югары мәхкәмәсе элекке вице-премьер, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттәховны 21 мартка кадәр тикшерү изоляторында калдыру турындагы Чаллы мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырган.
Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыручы Фәттахов үзе апелляция шикаятен карауда катнашудан баш тарткан, дип җиткерә "Бизнес Online".
Чаллы мәхкәмәсе карар чыгарган көнне элекке министр кабат чикләү чарасын йомшартуны сораган иде. "Мин тикшерү изоляторында сигез ай утырам, мондагы шартлар сәламәтлегемне какшата. Мин инде 63 яшемдә, чикләү чарасын үзгәртүне сорыйм", дип хөкемдарга мөрәҗәгать иткән иде ул.
Адвокаты да Фәттаховны өй сагына күчерүне сорады. Элекке министрның сәламәтлеге зәгыйфь булуын әйтте.
Энгель Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде.
Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.
Соңрак Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр иде.
Шулай ук Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.
Ноябрь ахырында исә тикшерү комитеты аңа вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа җинаять эше ачты. Тикшерү фаразынча, ул 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирдергән.
Фәттахов гаебен танымый. Күптән түгел Актаныш районы мәхкәмәсе хөкемдарының Фәттахов эшен караудан баш тартырга теләве хәбәр ителде.
- 2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
- Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
- Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
- Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
- Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
- 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
- 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум