Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар һәм студентлар өчен "патриотик" чараларга алты миллион сумнан артык акча тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәсәлән Казан дәүләт тикшеренү технология университеты "Патриотик мәктәп" дигән чара үткәрәчәк. Ул 50 ләп студентны Петербурга алып барып, аларга экскурсияләр оештыру, мемориал һәйкәлләргә алып баруны күз уңында тота.

Татарстанда "патриотик" тәрбия белән бәйле алты миллион сумнан артык торучы ике контрактның башкаручылары сайлап алынган.

Мәсәлән Казан дәүләт тикшеренү технология университеты "Патриотик мәктәп" (Патриотическая школа") мәдәни-киңкүләм спорт чарасын үткәрүгә 2,4 млн сум тотачак.

Документларга ярашлы студентлар катнашындагы "Патриотик мәктәп" Петербурда үтәчәк. Контрактны башкаручы патриотик юнәлештәге мәгариф програмы оештырырга тиеш, аңа экскурсияләр, мемориал һәйкәлләргә бару, катнашучыларны урнаштыру, ашату, транспорт, фото-видеога төшерү һәм башка хезмәтләр керә.

Бу сәфәргә иң күбе 50 студент китәчәк һәм аларны өч кеше озатып барачак. Шул рәвешле патриотик мәктәптә катнашучы һәр кешегә уртача 45 әр мең сум тотачаклар.

Икенче аукционны республиканың "Форпост"яшьләр үзәге игълан иткән. Җиңүчегә 4,266 млн сум тотып "Рубеж" дигән ике патриотик алан сменасы оештырасы булачак. Һәр смена җидешәр көн булачак, анда 125 кеше катнашачак. Аларны чатырлы аланда яшәтәчәкләр, өч тапкыр ашатачаклар.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә дә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG