Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Лениногорски районында җиргә нефть аккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Нефть ике мең дүрткел метр мәйданга җәелгән.

Татарстанның Лениногорски районында җиргә нефть агып чыккан. Бу хәл 29 гыйнварда ук булган, әмма рәсми рәвештә ике көн узгач, 31 гыйнварда гына хәбәр ителде. "Коммерсантъ" басмасына Росприроднадзорның Идел-Чулман төбәкара идарәсендә әйтүләренчә нефть ике мең дүрткел метр мәйданга аккан.

Оешма хезмәткәре урында туфрак үрнәкләре алган, килгән зыянның күләмен нефть агуга гаепле "Транснефть-Прикамье" ширкәтенә түләттерәчәкләр.

"Транснефть-Прикамье" ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәренчә, нефть агып чыгуга Калтасы-Куйбышев нефть үткәргеченең бер өлешендә басым төшүе сәбәпче булган.

Нефтьнең таралуын туктатканнар, төзекләндерү эшләре уздырыла, пычранган туфрак белән карны чыгаралар диелә. Якынча 8,5 шакмак метр нефть агып чыккан. Халыкның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый диелә.

  • 2023 елның августында Азнакай районының Әлкәй авылы чигендә 270 дүрткел метр авыл хуҗалыгы җирләренә нефть аккан иде. Моңа нефть үткәргечнең тишелүе сәбәпче булган диделәр.
  • Шул ук елны мартта Әлмәт районында "Татнефть" үткәргече тишелеп, нефть акты. Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән иде.
  • 2022 елда апрель уртасында Чаллы янында Чулман елгасына нефть акты. Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелде. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җитте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG