Болгариянең тикшеренүче журналисты Христо Грозев Көнбатыштагы хәбәр оешмаларына мөрәҗәгать итте һәм аларны Русиядә эшләүче бөтен хәбәрчеләрен чакыртып кайтарырга чакырды. Хәбәрчеләргә Русиядә кулга алыну яный, Кремль киләчәктә аларны тоткыннар белән алмашуларда кулланырга мөмкин, дип саный ул.
Бу хакта Грозев Болгариянең BNT медиасына әңгәмәдә әйткән.
"Хәзер шундый вакыт: Русиядән мәгълүмат гадел итеп тапшырыла алмый. Журналистларны кулга алып, аларны киләчәктә буласы алмашларның фонды мөлкәтенә әйләндерү куркынычы бар. Бу куркыныч белән чагыштырганда, хәбәрченең Русиядә булуының кыйммәте - бик аз", дигән ул.
1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайтты.
Русия тапшырган тоткыннар арасында The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович, Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан һәм Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева да бар иде.
Грозев әйтүенчә, Русиядә чит ил ватандашларын кулга алу ниятләнә. The Wall Street Journal журналистлары да шундый нәтиҗәгә килгән иде, алар чыгарган тикшерүдән күренгәнчә, Гершковичны кулга алу - алдан ниятләнгән операция булган.
Гершковичны Русиядә 2023 елның мартында, эш сәфәре белән Екатеринбурга баргач тоткарладылар. Быел июльдә мәхкәмә аны шымчылыкта гаепләп 16 ел колониягә хөкем итте.
Алсу Кормашеваны Казанда 2023 елның октябрендә кулга алдылар. Башта аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак булды. Соңрак Баңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде.
Быел июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе) гаепле дип тапты. Мәхкәмә аны 6,5 ел колониягә хөкем итте.
Христо Грозев Русия белән Көнбатыш илләре арасында барган тоткыннар алмашы белән бәйле сөйләшүләрдә катнашкан. Бу хакта ул әңгәмәсендә үзе әйткән. Грозев искәртүенчә, алмаш өчен каралган кешеләрнең исемлеге сөйләшүләр барган елларда алмашып торган.
- Башта исемлекне 2022 ел башында төзегәннәр иде. Әлбәттә, азат итәргә кирәк булган Русия оппозиционерлары арасында төп зат - Алексей Навальный иде. Икенче тарафта исә төп зат - Путинның шәхси үтерүчесе Вадим Красиков булды, дип сөйләгән Грозев. ФСБ хезмәткәре Красиков 2019 елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен 2021 елның декабрендә Германиядә гомерлеккә төрмәгә утыртылды.
Журналист Христо Грозевәйтүенчә, Алексей Навальный Русия колониясендә үлгәннән соң, Берлин симметрик алмаштан баш тарткан һәм Красиковны Русиянең Украинадагы сугышка каршы чыккан бөтен диярлек билгеле оппозиционерларына алмашуны таләп иткән.
Элегрәк ВВС-ның урыс хезмәтенә әңгәмәсендә Грозев Русия һәм Көнбатыш илләре арасында яңа тоткыннар алмашлары булачак дип фаразлады. Аның фикеренчә ике якта да моңа намзәт булырдай кешеләр бар.
Шул ук вакытта Грозев Көнбатышта кулга алынганнар арасында ФСБ агенты Вадим Красиков дәрәҗәсендәге һәм Русия президенты өчен аат ителүе әур әһәмияткә ия булган зат булуына шикләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум