Төмән өлкәсенең Вагай раойнында йөзләп авыл бар, аларның күбесе татар авыллары. Иртеш елгасы буен караганда, татар авыллары муенсадагы сәйлән кебек тезелеп тора. Биредәге татарлар гасырлар дәвамында су, урман арасында яшәп көн күрә. Иртеш — иң зур елга, моннан тыш кечкенә елгалар, инешләр, күлләр бик күп. Биредә яшәүчеләр урманнан бөртекләп җиләк җыеп сата, урман уңыш бирмәсә, балыкчылык белән гомер итәләр. Иртешнең моңа кадәр ташкан чаклары булды, әмма быелгы хәлләр һәлакәт һәм фаҗига диләр Вагай райоынында яшәүче татарлар.
Бүген Вагай районындагы Карагай авылындагы хәлләр белән таныштырабыз.
Карагай авылы — Вагай районында иң зур татар авылларының берсе. 200ләп йорты бар, 300ләп кеше яши. Иртеш елгасында урнашкан.
Авыл эчендә тагын өч елга һәм күл бар. 11 еллык мәктәпләре, клублары эшли, китапханә, почта, өч кибет, медпункт бар. Мәктәп яңа, быел Путинны сайлаган вакытка туры китереп бинаны ачканнар. Мәчетләре бар, әмма аны яңартасы бар дип яңа мәчеткә нигез салдыра башлаганнар, төзелеш материалларын алып кайтканнар. Әмма моңа кадәр тыныч кына мал-туар үрчетеп алып барылган тыныч тормыш чәлпәрәмә килгән. Булган дамбаларны су җимергән, бер мизгелдә авыл дүрткә бүленгән. Авыл өйләрендә билдән су ерып йөрерлек.
— Гадәттән тыш хәлләр була ала дигән сүзләрне апрель азагында ук әйттеләр әйтүен, анысы да шул авыл чатларында язулар тарату иде, әмма нишләргә, хәлләр ничек була ала — аңлатучы булмады, — дип сөйли Карагайда яшәүче хатын. Исемен иминлек сәбәпле әйтмибез. — Су 9 майда килә башлады ул. Ул көнне бәйрәм итмәгез диделәр, шулай да клубта бәйрәм узды. Ул көнне тыныч булды. (Ул көнне чынында Иртештә су 20 см күтәрелгән булган - ред.)
Без алдан авылдагы дамбаларны ныгытырга тырыштык. Бергәләп капчыкларга ком тутырып өйдек. Күперләрне үзебезчә ныгыттык. Эт булдык. Әмма кеше табигать көченә каршы тора алмый. 15 майда су берничә минутта авылны басты да куйды. Иртеш шулкадәр көч белән акты — дамбаны бәреп чыкты, кайбер өйләрнең баскычларын, ихаталарны агызып китте. Күргәнемә ышанмый тордым.
Муса Җәлил урамы тоташ юк булды. Су астында калды ул. 19 йорт анда. Ике яктан да кечкенә елга, Иртештән агып чыккан су аларны тутырды да ташыды да ташыды. Өйләрдә берни коткарып булмый иде. Кешеләр документларын алды да бетте.
Малларны алдан чыгаруны хәстәрләдек, дип сөйли карагайлылар. Алар авыл эчендә бер утрауда яши. Үзләре генә.
— Сыер, бозауларны су басмый торган урынга, калкулы урынга куып алып бардык. Рулон белән печәнне техника белән чыгардык. Хәзер инде үзләре өзеп ашарлык үлән дә бар. Мал мал инде ул, берничәсе түзә алмыйча кире суга кереп, суны ерып нигезенә кайтып керде. Ә абзарда ятар урын юк — бөтен җирдә су! Мескен хайван. Әле аларны саварга да кирәк бит. Көймәләргә утырып барды бер хатын. Маллар бер утрауда калды, — дип аңлаталар.
Карагай авылында 2016 елда да, 2017 елда да су ташу булган. Авылда көймә белән йөрергә туры килде, дип искә алалар, әмма быелгы кебек авылны җимерерлек итеп һәлакәтле су ташу булмады дип искәртәләр. Барысы да бер авыздан быел куркыныч ди.
Алты көн инде Карагай авылында электр уты юк. Атна башында шөкер, элемтә барлыкка килде дип куаналар, анысы да юк иде, диләр. Телефон "зарядка"сын тутыр өчен авыл советы йортына барып йөриләр, кемдәдер генератор эшли. Авыл советы башлыгы үзе дә йортсыз калган, ул хатынын, балаларын эвакуацияләргә өлгергән. Өйләре су астында калган. Авыл советы башлыгы эшендә йоклый. Кем кая китә алган, шунда киткән.
Карагайда өч кибет бар, берсен су баскан. Аннан хуҗалары тауарларны чыгарырга тырышкан. Күрше Абаул авылына китеп сату итәләр. Карагайга икмәк район үзәге — Төньяк Вагайдан китерелә. Өч көнгә бер кемгә ниләр кирәк, алдан хәбәр биреп кенә тауар кайтартыла. Авылда су юк, әмма эчәргә китерелгән су җитәрлек диләр. Анысы бушлай бирелә ди.
300 кешелек авылда бүген 50ләп кеше калган. Күбесе ирләр.
— Иң тәүдә карт-коры, инвалидлар, кечкенә балалы гаиләләр эвакуацияләнде. Дәүләттән махсус автобуслар бирелде. Аларның күпчелеге Дубровское авылына озатылды. Ул Карагайдан 65 чакрым ераклыкта урнашкан. Ике катлы мәктәп бар, Карагайдан килгән гаиләләрне шунда урнаштырдылар, — дип сөйли әңгәмәдәшебез. — Өлкән кешеләрне хастаханәләргә урнаштырдылар. Барысы да, шөкер, караулы, кешеләр кайчан йортларына кайта алыр — бер Аллаһ кына белә. Кемдер Тобольскига китте, кемдер Төмәндә. Акча түләп фатирда торучылар да бар.
Карагайларның бер өлеше дәүләт безне ташламый дисә дә, араларында, төзелгән дамбалар — адәм көлкесе дип сүгүчеләр дә бар. Кеше ком ташып дамбаны ныгытырга тиеш түгел ди алар.
Урыслар күпләп яшәгән районнарны карыйлар, татар районына төкереп бирәләр
— Белмим инде, минем күзәтүләремә караганда, гел татар авылларын су баса. Менә Ишем, Казанка, Викулово елгаларында дамбаларны ныгытыр өчен көч куелды. Ә Иртеш буенда утыручы авыл халкы үзе һәлакаткә каршы көрәшергә калырга тиешме? Урыслар күпләп яшәгән районнарны карыйлар, андагы дамбаларны ныгыттылар, татар районына төкереп карадылар. Бүген Сала авылындагы дамбаны су җимереп чыкты. Ул авылны су басса, Катангуй авылы да су астында кала дигән сүз, — диде Карагай кешесе.
Карагайга ярдәмгә Абаул татар авылында акча туплый башлаганнар. Әлегә 9 мең сум җыелган. Авылга нинди зыян күрелгәнен берсе дә әйтә алмый. Хисаплар, чәчләрнең үрә торулары әле алда әле ди алар.
Вагай районындагы су басу күбрәк шушы район кешеләренең баш авыртуына әйләнгән. "Вконтакте"да ник Төмән хакимияте бу фаҗига турында сөйләми дип аптырап язалар. "Аларга күбрәк Иран президентының үлеме мөһим" дип фикер алышалар.
— Мин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрен күрмәдем. Бер дә. Май бәйрәмнәрендә күренеп алдылар. Бетте шуның белән. 19 майда машиналары тора иде. Супра авылында кешеләргә трактор биргәннәр. Башка авылларда анысы да булмаган.
Кайда соң ул гидрологлар? Ник суның дәрәҗәсен үлчәрлек белгечләр юк ул? Ник җирле авыл советлары суны үлчәп йөрергә тиеш? — дип сораулар бирә Карагай ире. — Глава синоптик та, гидролог та, психолог та була алмый. Бөтен әйберне алардан сорыйлар. Кешеләргә, дамбалар коткармаячак, алдан әзерләник, үзебезне коткарыйк дип алдан чын хәлне әйтү дә кешечә булыр иде.
Кешеләр тырышты инде ул, табигать һәлакәтенә каршы ничек булдыра алды, шуны эшләде. Үз тракторларын эшкә җигүчеләр булды, әмма солярканы аларга берсе дә бирмәде. Анысы авылда алтын урынына ләбаса!
Быел Казакъстан су саклагычлардан суны җибәрде, аның аркасында елгаларда су дәрәҗәсе артты. Вагай районында яшәүчеләр Русия Казакъстанның язгы ташу вакытындагы гамәлләреннән хәбәрдәр булмавын әйтә. Мәскәү моны махсус эшли ала дигән шикләрен белдерәләр.
— Безнең илдә жидти аналитика алып барылмый. Әгар ул булса, күзәтү оештырылса, су басуга алдан әзерләнеп булыр иде. Әмма Русиянең үз кайгысы — язын бөтен игьтибар илбашын сайлауга юнәлтелде. Язгы ташу игътибарсыз калды. Югыйсә Казакъстанда су басканын күрделәр, белделәр бит. Русиянең исе китмәде. Ике ил арасында аңлашып эшләү юк димәк. Ни пычагыма дипломатлар кирәк?
Иртеш, Ишем елгалары буйлап гел татар авыллары урнашкан. Мәскәүгә кирәкме татар? Бәлки, шуңа күра Мәскәү Казакъстан белән сөйләшеп тә тормыйдыр? Махсус күз йомамы, күрмәмешкә салыша. Без беркемгә дә кирәкмибез, ди авыл кешесе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум