Татарстанда студентлар протесты оешып килә. БРИКС җыенында җәмәгать тәртибен саклаячак куәт оешмасы вәкилләре хакына КФУ студентларын тулай тораклардан чыгаралар. Бу аларда зур ризасызлык уятты. Студентлар үз хокуклары бозыла дип саный һәм күпләп прокуратурага мөрәҗәгать итә. Уку йорты басым ясый, кайбер студентларны "сөйләшергә" чакыралар дип сөйләде алар Азатлыкка.
2024 елның 22-24 октябрендә Казанда БРИКС саммиты узачак. Анда төрле илләрдән 30лап делегация килүе көтелә. Бу вакыйгага әзерлек инде хәзердән үк бара: юллар һәм төрле корылмалар төзекләндерелә. Әмма күсәкнең иң авыр башы Казан федераль университеты (КФУ) студентларына төште. Алар күпләп яшәгән "Универсиада авылы" комплексы БРИКС җыены өчен кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта хәбәрләр май ахырында ук ишетелә башлады. Шуңа да алардан тулай торактагы бүлмәләрне бушатуны сорадылар.
Белешмә: БРИКС
БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.
Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.
Кем хакына куалар?
БРИКС җыены вакытында "Универсиада авылында" тәртип саклаячак куәт оешмасы вәкилләре яшәячәк, дип белдерде 25 июньдә КФУның ректоры Ленар Сафин. Шул сәбәпле студентларның уку елы 1 сентябрьдән түгел, 1 ноябрьдән башланачак.
— Сентябрь башыннан 17 октябрьгә кадәр студентлар мөстәкыйль эш формасында теоретик белем алачак. Шуннан соң алар ике атналык каникулга китәчәк һәм 1 ноябрьдән гадәти укуга керешәчәк, — диде ректор.
Ректор сүзләренчә, студентлар тулай торакларда булмаган вакытта анда төзекләндерү эшләре башкарылачак.
БРИКС җыены сәбәпле уку програмы вакыты кичектерелә. Мәсәлән, каникуллар 3-9 мартка билгеләнгән.
Уку вакыты кичектерелсә дә, шул исәптән офлайн сыйфатлы белем бирү оештырылмаса да, КФУ түләүле юл белән укучыларга бернинди ташлама бирмәячәге турында хәбәрләр чыкты.
6 мең студент тораксыз кала
Бүген "Универсиада авылында" 11 мең кеше яши. Бу КФУ һәм Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты студентлары һәм хезмәткәрләре. Идел буе спорт университеты студентлары инде җәй алдыннан ук бүлмәләрне бушатты дип хәбәр ителде. КФУ студентлары исә моңа каршылык күрсәтә башлагангамы, башка сәбәптәнме — җәй ахырына кадәр яши алачак. Студентлар тулай торакларны ике айга бушатырга тиеш булачак: 1 сентябрьдән — 30 октябрьгә кадәр.
"Универсиада авылында" 21 йорт КФУ карамагында. Аларда 9 меңгә якын кеше яши. БРИКС өчен 21 йортның 18ен бушатырга кушылган. "Гроза" язуынча, сүз 6 411 кеше турында бара. КФУ җитәкчелеге башка тулай торакларда 180 урын әзерләгән, ләкин аларда чит ил кешеләре һәм "җитди сәбәбе" булган студентлар гына яши алачак, дип сөйләгән студентлар "Гроза"га.
Студентларга үзләре белән алып китә алмаган әйберләрне саклау камерасында калдыра алачаклар дигәннәр, ләкин ул берничә букчаны гына сыйдыра ала.
Петиция, Telegram-да махсус канал һәм прокуратурага шикаятьләр
Хәзерге вакытта бу хәлләргә ризасызлык белдерүче КФУ студентлар аерым оеша башлады. Алар университет җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. 20 июньдә студентлар моңа каршы петиция башлады. Анда 600дән артык кеше имзасын калдырган.
— Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә аноним мөрәҗәгатьтә.
Иң мөһиме — монда канун бозыла дип саный алар. Тулай торак белән студент арасында килешү тулы уку вакытын, шул исәптән җәйге каникулларны да колачлый. Алар КФУ Русия Торак кодексындагы 105нче маддәсенең 2нче өлешендә канун бозыла дип әйтә.
Студентлар чарасызлыктан җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп эш итәчәген әйтте.
— КФУ һәм университет тулай торагы җитәкчелеге безне алдады дип уйлыйбыз. Без наданлыкта яшәргә әзер түгел. Без моңа каршы җәмәгать кампаниясен башлыйбыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.
Протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырды. Анда студентларның тулай торак өчен көрәше белән таныштырып торалар. #оставьтеобщаги дип аталган хештег барлыкка килде.
Кайбер студентлар КФУ тулай торактан килешүне бер яклы өзеп чыгарырга булган дип сөйләгән. Моны уку йорты "сайтта очраклы рәвештә башка төймәгә бастык" дип аңлаткан, ләкин инде бернишләтеп булмый, бүлмәне бушатырга кирәк дигәннәр. Мондый "очраклы хәлләр" берьюлы берничә студент белән булган.
Ни өчен шулай эшлиләр? КФУ һәм тулай торак җитәкчелегенең студентларны бүлмәләрдән чыгару турында аерым фәрманы юк, ди протест белдерүчеләр.
— Мондый документның булмавы аңлашыла, — дип сөйләгән "Гроза"га "Молния" хокук яклау проекты хезмәткәре Тимур Төхвәтуллин. — Алар (КФУ җитәкчелеге) ни өчен студентлар килешүне, кануннарны читләтеп үз ихтыярыннан башка эшләргә тиешлеге хакында дәлил китерә алмый. Шуңа да мондый документ барлыкка килсә, мин нык гаҗәпләнәчәкмен. Документ булса да, булмаса да — бу барыбер канунны бозу.
"Безне иштемиләр, куалар һәм каравылчыларга урын бирәләр", дип ачына хәзер студентлар төркеме. Шул сәбәпле Казанда торак бәяләре дә артачак ди алар. Студентлар КФУ җитәкчелеге вакытлыча яшәргә башка урын табарга тиеш иде дип саный.
Бүген студентларга ярдәмгә "Молния" хокук яклау проекты килде. Алар канун нигезендә тулай торактан чыгаруга ничек каршы торырга дигән инструкция тәкъдим итте. Шунда ук прокуратурага ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Басым: "Кайвакыт "сөйләшергә" чакыралар"
Азатлык тулай торакларны тартып алуга каршы оешкан #оставьтеобщаги Telegram каналы алып баручылар белән элемтәгә керде. Дөрес, күпме студентның шикаять язуы, протестта катнашучыларның саны турында алар әйтмәде.
— Без битараф булмаган студентлар берләшмәсе һәм үз-үзебезгә ярдәм күрсәтәбез. Әгәр дә яңа мәгълүмат барлыкка килсә, безгә мөрәҗәгать итәләр. Без бер студент исеменнән (прокуратурага) шикаять юлладык. Шулай ук "Молния" хокук яклау проекты да киңәшләр белән ярдәм итә, — диде алар.
Протест белдерүче студентларны ачыклап эзәрлекләүләр бармы, дигән сорауга:
— Уку йорты әлегә эзәрлекләүләр белән шөгыльләнми, — ди алар. — Шулай да аерым басым бар. Уку йорты чатларында петиция турында искә алсаң яки аңа сылтама куйсаң, (КФУдагы) идарә моның белән шөгыльләнмәскә куша һәм кайвакыт кешеләрне "сөйләшергә" чакыра.
Студентлар үз хокукларын яклауда көрәшне дәвам итәргә җыена, ләкин планнары хакында бүлешергә әзер түгелләр.
— Безнең каналда барлык төр көрәшне дә күрергә була. Киләчәктәге планнар хакында сөйләргә әлегә әзер түгелбез.
Теләктәшлек
КФУ студентларын Мәскәүдәге Русия дәүләт һуманитар университеты студентларының "РГГУ против школы Ильина" берләшмәсе яклап чыкты.
— Без чираттагы тапкыр студентларга — үз иленең ватандашларына һәм киләчәктәге белгечләргә төкереп карауларын күрәбез. Бу вакыйганы җәмәгатьчелеккә күрсәтми калу гафу ителмәслек хәл булыр иде, — дип язды алар.
Русия Дәүләт думасы депутаты Владимир Исаков КФУ тулай торагыннан чыгарылучы студентларны яклап Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән.
— Прокуратура — канун үтәлешен кырыс һәм игътибарлы рәвештә күзәтергә тиешле оешма. Канун — студентлар ягында. Бу очракта уку йорты җитәкчеләренең гамәлләре — чын башбаштаклык. Студентларны тулай торактан чыгару Русия торак кодексын боза. Тулай торакта аренда бөтен укыган чорга төзелә, ә бу чорга БРИКС җыены вакыты да керә, — ди депутат.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум