Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте Украинага каршы сугышучы хәрбиләр аллеясен торгызырга җыена


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Район башлыгы әйтүенчә, алар җирле халык белән очрашканнан соң һәм шау-шу чыкканнан соң шундый карарга килгәннәр.

Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләр һәм баскынлыктагы Кырымның Русиягә кушылуы хөрмәтенә утыртылган Уфадагы аллеяне якын вакытта кире торгызачаклар. Моны социаль челтәрләрдә Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников белдерде.

Ул җирле халык белән очрашканнан соң һәм шау-шу чыкканнан соң шундый карарга килүләрен әйтә.

Узган атнада Уфада Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган "Өйгә әйләнеп кайту аллеясе"н һәм аның янындагы балалар мәйданчыгын юк иткәннәр иде, агачларын да урладылар. Бу урынга бизнес үзәк төземәкче булалар.

Хәзер төзүче белән килешеп, җир кишәрлегендәге тимер койманы аллея булган урыннан – бина төзеләсе урынга кадәр күчереп куячаклары әйтелә.

Элегрәк бу аллеяне сүтүләреннән соң тикшерү комитеты җинаять эше ачкан иде.

2022 елда бу аллеягә юкә агачлары белән шомыртлар утырттылар. 130 үсентене утыртуда сугышчыларның туганнары, кадет укучылары, эшмәкәрләр һәм хәтта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев үзе катнашкан иде.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
  • Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 3026 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG