Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сырский: Украина Курски өлкәсендә 100 торак пунктны контрольдә тота, Русиянең 594 хәрбие әсир төште


Курски өлкәсенең Суджа шәһәренә булган атышта җимерелгән йорт. 6 август 2024 ел
Курски өлкәсенең Суджа шәһәренә булган атышта җимерелгән йорт. 6 август 2024 ел

Cырский Курски юнәлешендәге операция дәвам итә диде. Аның бурычларыннан берсе - Русия хәрбиләрен  башка юнәлешләрдән, шул исәптән Покровски һәм Кураховски юнәлешләреннән читкә җәлеп итү булган.

"Украина-2024" форумында Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский Русиянең Курски өлкәсендәге 100 торак пункты һәм 1294 дүрткел метр җире украин гаскәре контролендә, дип белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, Русиянең 594 хәрбиен әсирлеккә алганнар.

Cырский Курски юнәлешендәге операция дәвам итә диде. Аның бурычларыннан берсе - Русия хәрбиләрен башка юнәлешләрдән, шул исәптән Покровски һәм Кураховски юнәлешләреннән читкә җәлеп итү булган.

Хәзерге вакытта Курски юнәлешенә Русиянең 30 мең хәрбие китерелгән, дип ышандыра Сырский. Шул ук вакытта Русия Покровски юнәлешендәге гаскәрләрен күчерми, киресенчә, төп көчләрен шунда җыйган. Анда Русиянең иң сәләтле хәрби бүлекчәләре тупланган, диде ул.

Әлегә Русия ягы бу мәгълүматка фикер белдермәде. 27 августка булган хисабында Русия саклану министрлыгы "Украина кораллы көчләренең Русия җирләрендә барган һөҗүменә каршы торуны" дәвам итәбез дип хәбәр итте.

  • Украина гаскәренең Курски өлкәсендәге операциясе 6 августта башланды.
  • 9 августта исә Курски өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде.
  • Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне Украинадан басып алынган Запорожье өлкәсенә һәм Башкортстанга җибәрделәр.
  • Шул ук вакытта медиадаКурски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган, дигән мәгълүматлар чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG