Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс телен кемнән яклыйлар? Думадагы яңа канун өлгесе татар теле кулланылышын чикләргә мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия Дәүләт думасында урыс телен "чит телләрдән яклау" турындагы федераль канун өлгесен икенче укылышта карарга җыеналар. Ул хәзерге рәвештә кабул ителсә, чит телләргә генә түгел, милли республикаларның дәүләт телләре — татар, башкорт, саха һәм башка телләргә каршы көрәш башланачак, ә урыс теленең йогынтысын арттырачак. Азатлык Радиосы канун өлгесенә күзәтү ясады.

11 февральдә Русия Дәүләт думасы урыс телен җәмәгать урыннарында куллану турында федераль канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Әлеге канун өлгесе 2023 елның көзендә әзерләнгән иде. Аны Думаның бер төркем депутатлары әзерләде, шул исәптән, ул вакытта Татарстаннан сайланган Елена Ямпольская һәм Максим Топилин. Икесе дә "Бердәм Русия" фиркасеннән республикага беркетелгән "варяг" депутатлар булып санала. Елена Ямпольская исә соңрак Русия президентының ярдәмчесе булып билгеләнде. Ул "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дигән сүзләре белән җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты.

Бу республикалар телләрен куллануны тарайтачагын барыбыз да аңлыйбыз

Бу канун өлгесенә беренче булып 2023 елның ноябрендә Татарстан парламенты каршы чыкты. Ул вакытта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов милли республикаларның дәүләт телләре исәпкә алынмый дип белдерде.

Татар телендә чикләүләр "торак комплекслар исемнәре, төбәк һәм җирле объектларда — транспорт, мәктәп, хастаханә, спорт корылмаларында һәм башка урыннардагы атамалар"га кагыла дигән иде ул.

— Бу республикалар телләрен куллануны тарайтачагын барыбыз да аңлыйбыз. Урыс теленең үсешенә комачаулаучы чит телдән кергән сүзләргә каршы көрәш Русия Конституциясендә гарантияләнгән халыкларның туган телләрен саклау хокукына кагылмасын иде, — диде ул.

Татарстан парламенты Думага "республиканың дәүләт телләрен" өстәргә сорап үз тәкъдимен дә юллады.

Ул вакытта Ямпольская Татарстан депутатларын җавапсыз калдырмады. Аныңча, урыс теле белән беррәттән республиканың дәүләт телләрен куллану каралган.

Әлеге бәхәстән соң бу федераль канун өлгесе турында бер елдан артык искә төшерүче булмады. Әмма Русия президенты Владимир Путин канун өлгесен карауны тизәйтергә кушты. Һәм менә кабат урыс телен башка телләрдән саклау юлларын карыйлар.

Белешмә: Урыс телен яклау турындагы канун өлгесе ни турыда?

✔️ Коммерция тармагы тулысынча урыс телендә булачак. Искәрмә — бренд, фирма, тауар атамалары.

✔️ Төзелеш корылмаларының коммерция билгеләнеше һәм торак комплекс атамалары — урыс телендә. Хәзерге вакытта мондый чикләүләр юк.

✔️ Урыс теленең чисталыгын саклау өчен норматив сүзлекләргә, белешмәләргә һәм грамматикага таяну таләп ителә. Моның өчен 2025 ел азагына кадәр "Милли сүзлек фонды" ясалачак.

✔️ Тышкы мәгълүмат урыс телендә булырга тиеш. Бу рекламга да, элмә такталарга да, тауар, хезмәт күрсәтү, оешманың эш вакытын күрсәткән мәгълүматка да кагыла.

✔️ "Оpen", "sale", "coffee", "fresh" кебек чит тел һәм латин графикасында язылган сүзләрне куллану тыелачак. Бу мисаллар канун өлгесе аңлатмасында китерелгән.

✔️ Үзгәрешләрне гамәлгә керсен өчен эшкуарларга аерым вакыт биреләчәк.

Татар теленә нинди куркыныч яный?

2023 елда әзерләнгән канун өлгесе ел ярым вакыт узуга карамастан бернинди үзгәрешләр дә кичермәгән булып чыкты. Аның тексты һаман да шул ук.

Җәмәгать урыннарында урыс теленең йогынтысын көчәйтү мөһимлеге искәртелгән

Документта урыс теленең әһәмияте һәм урыны күрсәтелгән. Ул "Русиянең күпмилләтле халкының тарихи аңын берләштерүче ролен үти" дип әйтелгән. Шул рәвешле җәмәгать урыннарында урыс теленең йогынтысын көчәйтү мөһимлеге искәртелгән.

Бу документта республикаларның дәүләт телләре һәм Русия асаба халыкларының телләре турында нәрсә әйтелә һәм аларга нинди урын бирелә?

— Торак комплексы һәм башка коммерция объектларының атамалары татарча язу тыелырга мөмкин. Канун өлгесе нигезендә, күпфатирлы йортларның, торак комплексларының һәм башка төзелеш объектларының исемнәре бары тик урыс телендә булырга тиеш, диелә.

Мәсәлән, Казандагы "Салават күпере" кебек татар исемле торак комплекслары исемнәрен урыс теленә тәрҗемә итәргә мәҗбүр ителәчәкме, юкмы — әлегә тулысынча аңлашылмый. Шулай да Татарстан парламентының татар телен куллану нәкъ шушы өлкәдә чикләнергә мөмкин дип кисәтүе канун өлгесенә тәңгәл килә.

— Рекламнар һәм җәмәгать урыннарындагы мәгълүматлар татар телен өстәмә рәвештә генә кулланып алачак.

Авылда да кибеттә татар телендә генә белешмә язып булмаячак

Җәмәгать урыннарында — кибетләрдә, рестораннарда һәм башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә мәгълүматлар урыс телендә язылырга тиеш. Татар теле өстәмә рәвештә генә, ягъни факультатив төстә кулланыла алачак. Әйтик, авылда да кибеттә татар телендә генә белешмә язып булмаячак.

Федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия объектларның исемнәре урыс телендә булырга тиеш.

Монда социаль, мәдәният, спорт корылмалары булырга мөмкин. Казанда "Батыр" кебек татар исемен йөртүче спорт сарайлары, мәдәни объектлар бар. Бу үзгәрешләр аларга йогынты ясармы — әлегә сораулар бар.

Ә менә татар телен кайда кулланып булачак? Канун өлгесендә республикаларның дәүләт телләрен төбәк медиаларында куллану рөхсәт ителгән.

"Башта урыс теле, аннары гына башка телләргә тәрҗемә ярый"

11 февральдә узган Русия Дәүләт думасы утырышында канун өлгесенә төзәтмәләр кертеләчәк диелде. Мәсәлән, моңа кадәр чит телләрдә язылган торак комплекслар үз атамаларын саклап калу юлын карыйлар. Моннан тыш, республикаларның атамаларны дәүләт телләрендә дә язарга хокук бирергә телиләр. Думаның мәдәният комитеты рәисе Ольга Казакова "һәркемгә аңлаешлы хәрефләр белән", ягъни кирилл әлифбасы белән язу мәҗбүри булачак дип өстәде.

Утырышта Татарстаннан сайланган депутатлар канун өлгесе авторларына сораулар бирмәде

— Башта мәҗбүри төстә урыс теле, аннары халыклар куллана торган телдә тәрҗемә була ала. Әмма иң элек дәүләт теле мәҗбүри булырга тиеш, — дип ассызыклады ул.

Сүз уңаеннан, утырышта Татарстаннан сайланган депутатлар канун өлгесе авторларына сораулар бирмәде.

Татар телендә генә реклам язу канун бозу булып чыгарга мөмкин. Икенче укылышка әзерләнгән тәкъдимнәрнең берсе — Русия халыклары телләрендә һәм чит телләрдә язылган реклам урыс теленә тәңгәл килергә тиеш булачак.

Бу тәкъдимнәр кабул ителерме — канун өлгесен икенче укылышта караганда билгеле булачак.

"Татар сүзләре? Монда урыс теле кулланылышы гына язылган"

Сәясәт белгече Екатерина Шульман канун өлгесен шәрехләп, ул бары урыс теленнән кала башка телләрне тыюны күзаллый диде.

— Элмә такталар һәм рекламны, урыс теленнән кала, башка телләрдә язу тыела. Ул оффлайнга да, онлайнга да — интернетка, социаль челтәр, контекстлы рекламга да кагыла. Барысы да бары урыс телендә булырга тиеш, — диде ул.

Аннан татар сүзләрен кулланып буламы, дигән сорауга ул:

— Монда урыс теленең дәүләт теле буларак җәмәгать урыннарында кулланылышы дип язылган. Монда нәрсә аңлашылмый? — диде ул.

Аныңча, элмә такталар канунга ярашлы булмаса, аны алыштырырга туры киләчәк. Юкса, эшкуарлар җәзага тартылачак. Юридик затларга штраф күләме — 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яный.

Искәрмә бары тауар билгеләренә кагыла. Әгәр дә ул урыс теле булмаган телдә һәм латин графикасында язылган булса, аны кулланырга мөмкин булачак.

Якутия үз сүзен әйтте, Татарстан һәм Башкортстан әлегә дәшми

Татарстанның 2023 елгы мөрәҗәгатен исәпкә алмаганда, республика Дәүләт шурасы бу канунга кабат үз фикерен белдермәде. Хәтта Думада кабул ителгәннән соң ул комитет утырышларында да каралмады.

Башкортстан Корылтае да федераль канун өлгесенә үз фикерен белдермәде.

Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган Илдар Гыйльметдинов татар телендә язылган элмә такталарга бу кагылмый дип белдергән.

Ә менә Саха (Якутия) республикасы парламенты башка фикердә. Алар бу канун өлгесен өйрәнеп, Русиянең "милли телле субъектлары үзенчәлекләрен" исәпкә алырга чакырды һәм 6 төзәтмә әзерләде.

Аерым алганда, тышкы мәгълүмат урыс теленнән тыш, республикаларның дәүләт телләрендә һәм өстәмә рәвештә чит телләрдә язырга рөхсәт булырга тиеш дип саный депутатлар.

— Аңлавымча, безнең төзәтмәләр нигезле, һәм алар республикабызда яшәүче халыкларның телләрен — дәүләт теле буларак саха телен һәм Төньякның аз санлы асаба халыкларның рәсми телләрен яклау өчен хезмәт итә, — дип белдерде Саха парламентының фән һәм мәгариф комитеты рәисе Афанасий Владимиров.

Хәзер "урыс телен яклау" турындагы канун өлгесе Русия Дәүләт думасында икенче укылышка әзерләнә.

"Казанда отель һәм рестораннарның элмә такталарын өчтән берен алыштырырга туры киләчәк"

Татарстан һәм Казан ресторатор һәм отельерлар берләшмәсенең башкарма мөдире Галина Шәрәфетдинова исәпләүләренә караганда, алга таба элмә такталарның 30%ын алыштырырга туры киләчәк. Бу зур чыгымнар сорый, дип сөйләгән ул 116.ru басмасына.

— Иң кечкенә элмә такта да якынча 50 мең сум тора. Әгәр аны күренә торган итеп ясасаң, ул 100 меңнән артып китәчәк, — дигән ул.

Аныңча, патриотизм дип алтын урталыкны бозарга ярамый.

  • Соңгы елларда милли республикаларның хокуклары кысыла һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде. 2022 елда республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде.
  • Шул ук вакытта Татарстан Конституциясе нигезендә, татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип санала.
  • 2015 елда Казанда тышкы мәгълүматларның телләре турында социологик тикшеренү үткәрелде. Социологлар ясаган төп нәтиҗә — Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы — урыс һәм чит телләр. Дәүләт оешмалары телләр турындагы канунга азмы-күпме буйсына, ә Татарcтандагы федераль оешмаларының күп очракта татар теленә исе китми.
  • 2017 елда Дәүләт Шурасы татар телендә элмә такта булмаган өчен штраф турында канун кабул итте.
  • 2022 елда КФУ элмә тактаны татар телендә язудан баш тарткан, мәхкәмә хуплаган, диелде.
  • Элегрәк Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин федераль оешмаларда элмә такталар ике дәүләт телендә язылмавы Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны белән федераль канун арасында каршылык булуы белән бәйле дип белдергән иде.
  • 2023 елда Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG