Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты ел эчендә Татарстанда ислам финанслары белән бәйле килешүләр саны ике тапкырга арткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Ислам банкингы турында канун узган ел кабул ителде.

2024 елның ярты елында Татарстан ислам финанслары белән бәйле килешүләр ике тапкырга арткан. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министрлыгының Партнелык финансы бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Ярты елда 1 255 килешүл төзелде. Операцияләр күләме — 215 процентка үсте. Бу 2,8 млрд сум дигән сүз, — диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Русия банкы исемлегендә ислам финанслары белән 22 оешма шөгыльләнә, шуларның 16сы — Татарстанда эшли.

Ярты ел эчендә республикада ислам банкингы нигезендә проектларны финанслау, бизнеска ташламалы финанслар бирү, җаваплылыкны үз өстенә алу (поручительство), лизинг кебек финанс продуктлар булдырылган.

2023 елның ноябрендә Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан дип хәбәр ителде. Республикада ислам банкингы эше барышында барлыгы 2 меңнән артык оешма финанслануы, 1 меңнән артык гаилә торак алуы, 7 меңнән артык кешегә банк картасы бирелгән иде.

Былтыр Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ачты.

Моңа кадәр белгечләр Татарстанда ислам финансы белгечләре җитмәвенә зарланган иде.

2023 елда Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун кабул итте.

Ислам финансларын сынау вакыты 2023 елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша ала.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.

Белешмә:

Ислам банкингы Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية‎;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.

Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG