"Татарстанда репрессия машинасы көчәйде генә"

Зөлфия Ситдыйкова

Азатлык Радиосы ел ахырында Татарстандагы сәяси тоткыннар, эзәрлекләнүче активистларның эшчәнлеген искә ала һәм иң яңгыравыклы вакыйгаларны барлый. Басым астында калган, тотык хәлендә булучылар узып баручы ел турында фикерләре белән уртаклашты.
БУ ТЕМАГА: "Басым артты". Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый

Татарстанда сәяси активизм юкка чыкты дисәң дә була. Кешеләр бастырылды, авызлыкланды, барысы да кырыс контрольдә. Шулай да Зөлфия Ситдыйкова кебек кешеләр үз фикерен белдереп килде. Андыйларны тоткарлау, каядыр административ, каядыр җинаять эшләре ачылды. Сәяси активистлар гына түгел, тегермән астына журналистлар да эләкте. Хакимият әз генә дә үзгә фикер әйтелүе, шытып чыгуына өрки, шуңа да репрессив машина тулы көчкә эшли. Куркыту, бастыру, авызлыклау, төрмәгә тыгу һәм аннан чыгармау – менә шундыйрак вазгыять булды Татарстанда.

Азатлык Радиосы сәяси активистлар, журналистлардан быел 2023 ел ничек истә калуы турында сөйләште, аларның якыннары белән аралашты. Кемдер бу Яңа елны йөрәктә курку һәм сагыш белән ярсу һәм шул ук вакытта яхшылыкка үзгәрешләр булыр дигән өмет белән каршы ала.

Өметсезлек һәм ярсу

Галим Азат Мифтахов быел Яңа ел бәйрәмен туганнары янында иректә уздырырга тиеш иде. Әмма булмады. Аны Кировның Омутнински колониясеннән чыгуына ук кулга алдылар һәм Кировның 1нче санлы тикшерү изоляторына алып киттеләр. Аңа терроризмны аклау нигезендә яңа эш ачылды. Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова ел өметле башланган иде, әмма канатларны кисеп кабат тоташ караңгылык уратып алды дип сөйли бу елны тасвирлаганда.

— Азат быел чыга дип өметләнеп яшәдем, шул уй миңа көч тә бирде. Ул декабрьдә чыгарга тиеш иде, әмма аннары иртәрәк тә була диелде. Иреккә чыгу көне тагын да якынлаша дип куанып йөрдем. Чыгар, табибларга йөртермен дип бөтен белгечләрне белешеп куйган идем. Саулыгын тәртипкә китерәсем килде. Гел ничек каршы алырмын, ниләр пешерермен, бергәләп ниләр эшләрбез дигәнне күз алдыма китереп йөрдем. Әмма язын инде "Сеть" эше нигезендә дә Азат исемен телгә ала башладылар, аннары аны чыгарырга теләмиләр дигән сүзләр ешайды. Аннары терроризмны аклау эше килеп чыкты. Мин улымны кочаклап кына өлгерә алдым, богауладылар да алып киттеләр. Иң авыр мизгел шушы.

Мин сындым чынында, чак йөрим, яшәргә кайдан көч табарга дип аптырыйм

Мин сындым чынында, чак йөрим, яшәргә кайдан көч табарга дип аптырыйм. Декабрь урталарында ирем белән Азатны күрергә дип Киров шәһәренең тикшерү изоляторына бардык. Күңелле генә күренә, мине тынычландыра, балакаем. Шартларга артык зарланмады. Әмма аны аяктан еккан хәл — ул аның өстеннән әләк язган кешен һәм аның сүзләре. Ул җинаять эшен укыган. Азат өстеннән әләкне камерада бергә озак утырган, улым аны дусты буларак санаган Евгений исемле егет язган булып чыкты. Азат белән очрашканда ул гел Женя дип сөйләде, дустым дип аңлата иде. "Әни, Җеняның язганнары, сөйләгәннәре коточкыч ялган һәм берничә җинаять эшен ачарлык. Ышана алмадым күзләремә. Женяга басым ясаганнармы икән, кыйнаганнармы икән әллә?" дип аны акларга тырыша. Әнә нинди хыянәт белән очрашты улым.

Яңа елдагы могҗизаларга ышанмыйм. Әмма теләкләрем бер — улым да, нахакка гаепләнеп төрмәгә утыртылганнар иреккә чыгарылсын. Илдәге бу мәхшәр, басым ясаулар, үлемнәр туктасын.

БУ ТЕМАГА: Азат Мифтаховның әнисе: "Улымның тормышын чәлпәрәмә китерделәр"


Җинаять эше һәм яңа мөһаҗирлек

Сәяси активист Юлия Фәйзрахмановага быел яңа җинаять эше ачылды. Аның туганнарына басым булды. Русия Украинага сугыш башлагач, ул гаиләсе белән Төркиягә китте. Әмма яңа җинаять эше ачылып ул Төркиядә имин түгел дип ике баласы белән Балканнарга чыгып китте. Хатын-кызга мөһаҗирлектә гомер итү дә, эшләү дә катлаулы, ди ул. Ул узып баручы елны төрле вакыйгаларга бай булды дип сөйләде.

Әти-әнием яшәгән фатирга тентү белән килделәр, әтине сорау алуга йөртеп тинтерәттеләр. Бу — кабәхәтләрчә эш итү.

— Журналист, сәяси активист буларак эшләвемнең төп вакыйгасы ул Брүсселдәге Европа парламентында узган чарада катнашып татарлар исеменнән чыгыш ясавым. Татарстан бәйсез булырга тиеш, татарлар Украина ягын сайлап, украиннар белән бергә җиңүне яулырга тиеш. Шул вакытта гына безнең көрәш мәгънәле, мантыйклы була. Бу чыгышымның нәтиҗәсе —соң булса да Казанда миңа карата җинаять эшен ачулары. Әти-әнием яшәгән фатирга тентү белән килделәр, әтине сорау алуга йөртеп тинтерәттеләр. Минем өчен аларны камчыладылар. Бу — кабәхәтләрчә эш итү.

Мине кире кайтартырга тырышуларымы? Төрле чакларым булды. Очны очка ялгап яшәдем, ә миндә ике балигъ булмаган кыз-бала. Мин Казанга да кайтып китәр идем, әмма мине анда төрмә көтә. Балаларымның әтиләре юк. Мине утыртсалар, аларны ятимнәр йорты көтә. Кайтуның мәгънәсе юк. Узган көрәш, иза чигүләр, басымны кичерүләр юкка булачакмы? Юк. Әмма Төркиядә калуны имин түгел дидем. Экстремизм нигезендә җинаять эше ачылган икән, Төркия андый кешеләрне Русиягә дә тапшырыла ала. Мин киттем. Тегеннән-моннан акча туплап, ике баламны, 200 кг авырлыктагы кирәк-яракларны алып киттек. Әле этем, песием дә бар. Аларны да ничектер күчерәсе булачак.

Авыр, хатын-кызга мондый сынауларны узу бик авыр. Әле эшсез дә калсаң, коточкыч хәлләр килеп чыга. Шулай да мин өметемне югалтмыйм, хәрәкәт итәргә тиешбез. Мин хаклыкның өстен чыгуына ышанам.

БУ ТЕМАГА: ФСБ мөһаҗирлектәге журналист Юлия Фәйзрахманова белән кызыксына

Әнисез узачак Яңа ел

Быел Казанга карт авыру әнисен күрергә дип кайтырга мәҗбүр булган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Яңа елны Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында каршы алачак. Беренче тапкыр ул бу бәйрәмне балаларын коча алмый, газизләре белән бәйрәм табынын бергә әзерләмәячәк, бер-берсенә бүләкләр сайлап, аларны бүләк итү сөенеченнән мәхрүм кала. Алсу салкын төрмәдә. Аның профессиональ эшчәнлеге өчен Русия хакимияте аны тотык буларак рәшәткә артында тота.

Журналистның балалары әниләрен инде сигез ай күрми дә, аның белән сөйләшә дә алмый

Журналистның балалары әниләрен инде сигез ай күрми дә, аның белән сөйләшә дә алмый. Алсу һәр җомганы иң матур һәм яраткан көн дип санап, каршы ала, әмма Яңа ел да аның өчен иң җылы, күңелле бәйрәмнең берсе. Ул аеруча Яңа ел алды ыгы-зыгысын ярата, бүләкләр сайлаудан, бүләк итүдән ләззәт ала.

— Безнең гаиләнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел. Безнең үзебезнең гадәтләр бар иде, еллар дәвамында алар үзгәрешсез булды. Әмма быел беренче тапкыр без бәйрәмне аерым каршы алабыз, — ди Алсу Кормашның ире Павел Буторин.

БУ ТЕМАГА: "Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли


Тентү, эштән китүләр белән истә калачак

Быел танылган журналистлар Искәндәр Сираҗи белән Эльмира Сираҗи гаиләсендә кискен үзгәрешләр истә калачак. 16 ноябрьдә аларның өйләренә тентү белән килделәр. Бөтен техника, документларын алып киттеләр. Әлегәчә аларның техника кайтарылмады. Сираҗилар моны журналистик эшчәнлеккә басым ясау, аяк чалу дип бәяләде. Ничек кенә булмасын, алар үзләре нәшер иткән "Сираҗи сүзен" газетасын басмага әзерләп өлгерде, алга таба да бернигә дә карамастан медиада эшләүне дәвам иттерәчәкбез диделәр.

Бу хәлләрдән соң Эльмира Сираҗи "Татмедиа"га караган "Мәдәни җомга" газетасында аңа карата басым булды дип белдерде. Ахыр чиктә ул дәүләт газетасында эшләвен туктатты, эшеннән китте.

БУ ТЕМАГА: Журналист Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлый


Үзгә фикер өчен үч алалар

Сәяси активист Зөлфия Ситдыйкова быел да урамга пикетка чыгарга курыкмаучы шәхес булды. Ул сугыш башлану белән 2022 елдан башлап бу көрәшен туктатмый. Шуңа да Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.

Аны төрлечә куркытырга тырыштылар, мәсәлән, аның өендә тентү уздырылды, аннары тикшерү комитетына алып китеп сорау алынды. Апрель азагында Ситдыйкова тотып чыккан "9 wай" дигән плакаттагы өч хәрефтә "Совет берлеге кораллы көчләре эшчәнлеген тискәре бәяләү", "Бөек Ватан сугышы ветераннарының дәрәҗәсен һәм абруен төшерү" кебек билгеләр табылды. Плакатка Казан төбәкара экспертиза үзәге белгечләре лингвист Екатерина Палеха һәм психолог Анастасия Касыймова бәя бирде.

Ахыр чиктә сугышка каршы язылган шигаре өчен июльдә Ситдыйковага каршы Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында җинаять эше ачылды. Әмма августта Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапты.

БУ ТЕМАГА: Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага «9 wай» дигән плакаты өчен нацизмны аклау турында җинаять эше ачылган

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!