Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "9 wай" дигән плакаты өчен нацизмны аклау турында җинаять эше ачылган. Idel.Реалии хәбәр итүенчә, җинаять эше нигезенә Казан төбәкара экспертиза үзәге белгечләре лингвист Екатерина Палеха һәм психолог Анастасия Касыймова биргән йомгаклау яткан.
"9 wай" дигән плакаттагы өч хәрефтә алар "Совет берлеге кораллы көчләре эшчәнлеген тискәре бәяләү", "хәрби дан көненә һәм истәлекле көннәргә тискәре бәя бирү", "Кызыл Армия вәкилләренә карата тискәре бәяләмә тудыруга юнәлдерелгән мәгълүмат", "хәрби дан көнен һәм истәлекле көнне кадерсезләү", "Бөек Ватан сугышы ветераннарының дәрәҗәсен һәм абруен төшерү" кебек билгеләр тапкан
28 апрельдә полиция Казандагы ике активистны - Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлаган иде. Активистларның берсе үзе белән шигарьләр алган булган. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).
Июльдә Ситдыйковага каршы Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) җинаять эше ачылды. Куәт оешмалары вәкилләре активистның фатирында тентү уздырды һәм аны тикшерү комитетына алып китте. Сорау алулардан соң аны килергә мәҗбүр итүче документ имзалатып җибәрделәр.
Августта Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапты.
- 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
- Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
- Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум