Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырган иде.

Кичә, 18 июльдә куәт оешмалары вәкилләре Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздырды һәм аны тикшерү комитетына алып китте. Сорау алулардан соң аны килергә мәҗбүр итүче документ имзалатып җибәрделәр. Ул чакта активист белән элемтә булмады, экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре тентүдә аның телефонын һәм бөтен техникасын тартып алды.

Бүген, 19 июльдә адвокат Рим Сабиров "Idel.Реалии"-га Ситдыйковага каршы Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) җинаять эше ачылуын раслаган. Адвокат башка нечкәлекләрне әйтмәгән.

"Республикасы" Telegram-каналы язуынча, җинаять эшен ике эпизод нигезендә ачканнар, әмма нәрсә турында сүз баруы әйтелми.

"Idel.Реалии"-ның Казан активистлары арасындагы аноним чыганагы фикеренчә, экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре сугышка каршы чыгучылар арасында "гаскәрне кимсетү" маддәсе нигезендә җинаять ачардай кеше эзләгән булуы бар. "Дискредитацияләү" турындагы административ маддәне бер ел эчендә кабат бозганнан соң, бу маддә нигезендә җинаять эше ача алалар.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG