Узган ел хөкүмәт дәүләт програмын финанслауны 37 млн сумга киметкән иде.
Дөнья татар конгрессы дүшәмбе көнне – 15 майда ярдәм төялгән тагын бер машина җибәрәчәк. Кием һәм азык-төлек белән проблем юк, хәзерге вакытта төзелеш материаллары һәм көнкүреш кирәк-яракларына ихтыяҗ зур диелә.
Сугыштан качып, тынычлык һәм тотрыклылык эзләп Төркиягә киткән татарларга зилзилә фаҗигасе - зур тетрәнү булды. Яңа татар мөһаҗирләре алга таба нишләячәк? Төркиядән китүчеләр булырмы, әллә калырлармы?
Дөнья татар конгрессының VIII корылтаенда Мәскәүдән делегат буларак катнашкан Халидә Хәмидуллина резолюциягә каршы тавыш биргән. Хәмидуллина әйтүенчә, каршы кул күтәрүен исәпкә алучы булмаса да, аның “намусы чиста”.
Татар галиме Казакъстан делегациясенең резолюция өчен тавыш бирмәячәген алдан килешеп куюлары, Русиядән Казакъстанга да "махсус операция" яный, Украинаның үзен сакларга хокукы бар дип исәпләве турында сөйләде.
Төркиядән татар конгрессының VIII корылтаена килгән делегатлар резолюциянең Украинага каршы сугышны яклавы турында берни аңлатмауларына ризасызлык белдерә. Әнкарада яшәүче Фоат Тиниш исә Милли шурадан чыгар өчен хат юллавын әйтә.
Дөнья татарлары конгрессы дип аталган оешманың VIII корылтае резолюциясендә Украинага каршы сугышны хуплау беренче чиратта Татарстан җитәкчелегенә каршы чикләүләр кертүгә юл ача.
Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итә, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.
Финляндия татарлары илнең НАТОга кушылуны хуплый. Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле, алар Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашудан баш тартты һәм Татарстан белән 90нчы еллардан бирле үсә барган элемтәләрнең акрынлап кими башлавын әйтә.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.
Туристлар саны артуның төп сәбәбе – чит илгә чыгуның кыенлашуы диелә.
Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Азатлык Татар конгрессының 30 еллык эшчәнлеген аның җитәкчеләре аша күзәтеп чыкты. Индус Таһиров, Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев дөнья татарларының төп иҗтимагый оешмасын ничек үзгәртте?
дәвам