Рөстәм Миңнеханов 12 август көнне Татарстанның иң ерак районы Әгерҗегә барырга тиеш иде, әмма сәфәр киләсе атнага кичектерелгән. Әгерже районы шурасы идарә башлыгы Резедә Закирова Азатлыкка "Без Миңнехановны киләсе атнада көтәбез", диде.
Әгерҗедә Миңнехановны бары тик ике урынга гына алып барачаклар. Ямурза авылында 300 урынлы яңа мәдәният-спорт сарае, Шаршадыда 50 урынлы мәктәп-балалар бакчасы ачачаклар. Башка җирләрне күрсәтү каралмаган.
Татарстан җитәкчесенең сәфәре 13 сентябрьдә булачак президент сайлау кампаниясенә туры килә. Бүген халык алдына чыгып, сайлана калсам, алай итәчәкмен, болай итәчәкмен дип дәгъваләр бирү һәм шунда ук халык гозерләрен дә (наказ) туплау актуаль түгел ахыры.
Азатлыкның: "Берәр гозерегезне дә җиткерергә җыенмыйсызмы?" дигән соравына, Әгерҗе башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов: "Ул сүзләр Валерий Макаров (башлык) авызыннан яңгырарга тиеш, мин бу мәсьәләдә комментар бирмәс идем", диде.
Миңнехановның Әгерҗегә сәфәре вакытында дөньяда барлыгы онытылган, халкы юлсызлыктан, эшсезлектән, җәмәгать мунчасы булмаудан, урамга бәдрәфкә йөрүдән, кредитларын түли алмыйча һәм яшәештәге башка җитешсезлекләрдән интеккән "Кирпечле"не күрсәтү планга кертелмәгән.
Әгерҗенең бер өлеше булган әлеге бистә мәсьәләсен Aurupalı Tatarstan иҗтимагый оешмасы күтәреп чыкты. Республикадагы мондый урыннар дөньядагы кулайлыкларны үзендә дә булдырырга омтылган, алга киткән илләр белән бергә атларга теләгән Татарстан йөзенә туры килми дип белдерә алар.
Төрле дөньякүләм чаралар, аерым алганда, Универсиада һәм Су спорты төрләре чемпионаты үткәреп дөньяда барлыгын белдергән Казан һәм Татарстан, Миңнехановның Әгерҗегә сәфәре алдыннан гына, Дөнья һөнәри осталык беренчелеген дә үзендә үткәрүне отты. Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге чарага Татарстан җитәкчесе Миңнеханов та барган иде.
Бу чараны оештыручы WorldSkills хәрәкәте Facebook-тагы битенә Татарстанны "Без WorldSkills-2019ның Русиядәге иң алга киткән төбәкләрнең берсендә үтүенә куанабыз, бу вакыйга дөньяда һөнәри осталыкны киңрәк таратуга этәргеч бирер", дип язып та куйды.
"Кирпечле"ләр исә бүген эшсезлектән интегә. Бистәдә кирпеч сугу ширкәте ябылганга кемнәрдер Ижауга барып эшләргә мәҗбүр, ә кемнәрдер аракыны, кемнәрдер криминалны үз иткән. Акчасызлыктан интеккән халыкка яңа һөнәр дә уйлап тапканнар. 6-16 яшьлек балалар ташландык бина сүтеп, кирпечен таш булып каткан измәдән чистартып акча эшли. Бер кирпеч ике сум тора.
Монда ташландык биналар да җитәрлек. Хәтта әле күптән түгел генә республика казнасыннан бүлеп бирелгән акчага капиталь төзекләндерү эшләре кылынган мәдәният йорты да ташландык хәлгә килгән.
Кирпеч сугу тукталгач, бистәдәге йортларга тоташкан җылыту челтәрен дә өзгәннәр. 2013 елда кредитка куелган өй җылыту җайланмалары өчен бурычлары 100 меңнән арткан кешеләр дә бар. Әлегеләр янәшәсендә җәен-кышын, язын-көзен урамга бәдрәфкә йөрүне дә, яңгыр яуганда бистәдә зур күлләвекләр барлыкка килүне дә, мунча булмауны да әллә ни зур кулайсызлыклар дип кабул итми алар.
Әгерже хакимиятендә бу проблемнарның барсын да беләләр. "Без юлларны вак таш (щебенка) белән җәйгән идек, аннары аны асфальтка әйләндерергә уйладык. Урам-тыкрыкларга да юллар, җәяүле юллары салу турында сүз бара. Анда канализация юк, шуңа күрә бәдрәфләрен һәм фатирларда электр чыбыкларын яңарту турында да сүзләр бара. Якында гына елга бар, анда басма бар, якында гына күпер яңартылды", ди Нурисламов.
Ул, бу җитешсезлекләр саналаган һәм аларның һәрберсенә күпме акча бүлү исемлеге бармы дигән сорауга, республикада төрле програмнарның эшләп килүен генә белдерде.
Азатлык Нурисламовка Миңнеханов килеп күрсә, бу проблемнарны чишү җиңлерәк булмасмы дигән сорау да бирде.
"Безнең теләктән генә тормый. Анда (кая барасын) президент аппараты төзи, президентның эш графигы бар. Әгәр килергә мөмкинлеге булса, аппарат белән килешеп, ул кайларда була ала... Безнең бөтен районны да күрсәтеп чыгарга теләк бар, ләкин ул мөмкин түгел", ди Нурисламов.
Шулай да, район җитәкчеләренең үз җирләрен президентка ал да гөл итеп кенә күрсәтергә теләгән очраклар да җитәрлек. 2012 елның февралендә кукмаралар кырдан ак кар ташып Минеханов машинасы үтәсе юл кырыйларына тараткан иде. Кар тарату кукмаралар уйлап тапкан яңалык түгел. Миңтимер Шәймиев президент булган вакытта балтачлар, аны каршы алганда, кар эреп җир ачылган урыннарга шулай ук кырдан кар ташыган иде һәм башкалар.
****
Хөрмәтле укучы!
Татарстан җитәкчесе килгәндә гади халыкка кыенлыклар туган очраклар һәм "Кирпечле" кебек дөньяда барлыгы онытылган урыннар турында язсагыз, Азатлык аларны тикшерер иде.