Бүгенге утырышта Комлеваны сак астында тоту вакытын 2025 елның 14 маена кадәр озайтканнар. Чираттагы утырыш 26 февральгә билгеләнгән.
Уфада укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы — ике мең сум, ә балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнеке — мең сумнан да кимрәк.
30 гыйнварда исә көллияттә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтәчәк диелә. Анда килү мәҗбүри. Җыелышта балаларның социаль челтәрләрен тикшерүнең әһәмиятле булуын, аларның тәртибенә игътибар итүнең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр диелә.
Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
Сәясәт белгече Екатерина Шульман Русиядә деколонизациянең файдасына шикләнеп карый, ләкин Татарстанның донор-төбәк буларак мәнфәгатьләрен яклый.
Әлегә прокуратураның гаризасы кайчан каралачагы билгеле түгел.
Былтыр Башкортстанда мондый даруларның бер кабы уртача 609 сум тирәсе торган. Барлыгы 265 млн сумлык антидепрессант сатылган.
Аерым алганда, ул Навальныйның Уфадагы штабы 2021 елда тикшеренү уздыруын хәтерләтә. Тикшеренүдә Хәбировның якыннарының Мәскәүдә барлыгы 330лап млн сумлык фатиры булуы әйтелә. Ул елны Хәбиров гаиләсенең рәсми керемнәре алты миллионлап сум булган. Активист Бастрыкиннан тикшерү үткәрне сорый.
2025 елның гыйнвары башында Татарстан белән Башкортстаннан кимендә өч хәрбине Украинада әсирлеккә алганнар. "Idel.Реалии" социаль челтәрләрдә аларның туганнарын тапкан һәм кимендә берсе 2022 елның сентябрендә Чаллыдан мобилизацияләнгән булуын ачыклаган.
Бүген Уфада ике мәртәбә һава аланын ябып тордылар. Әлегә Башкортстанга булган дроннар һөҗүме турында рәсми белдерүләр яңгырамады.
Җинаять эше материалларына күрә, элегрәк хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче егет "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә 1999 елда Чечняда терактлар әзерләүдә катнашкан бер кыр хәрби җитәкчесенең эшчәнлеге турында текст чыгарган.
дәвам