Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага әсирлеккә эләккән Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренең туганнары ниләр сөйли


Украина кораллы көчләре десант-штурм гаскәрләренең 79нчы аерым десант-штурм Таврия бригадасы хәрбиләре Русия солдатларын әсирлеккә алганда. Видеодан кадр
Украина кораллы көчләре десант-штурм гаскәрләренең 79нчы аерым десант-штурм Таврия бригадасы хәрбиләре Русия солдатларын әсирлеккә алганда. Видеодан кадр

2025 елның гыйнвары башында Татарстан белән Башкортстаннан кимендә өч хәрбине Украинада әсирлеккә алганнар. "Idel.Реалии" социаль челтәрләрдә аларның туганнарын тапкан һәм кимендә берсе 2022 елның сентябрендә Чаллыдан мобилизацияләнгән булуын ачыклаган.

2025 елның 17 гыйнварында Ukrinform украин басмасының YouTube-каналында Украина кораллы көчләренең 79нчы аерым десант-штурм Таврия бригадасы төшергән видео чыкты. Анда украин солдатларының Курахово юнәлешендә Русия хәрбиләре урнашкан урынны штурм белән алуы һәм җиде русияле солдатны әсир төшерүе әйтелә.

Русияләрне чолгап алгач Украина хәрбиләре сайлау мөмкинлеге биргән: үләсезме яки биреләсезме дип тәкъдим иткән. Русия хәрбиләре икенчесен сайлаган. Аларны тылга алып чыгып, медицина ярдәме күрсәтелде, дип белдерделәр 79нчы бригадада.

Видеода әсир төшкән Русия хәрбиләре белән кыска гына әңгәмәләр бар. Женева конвенциясен бозганга күрә, Азатлык Радиосы аларны чыгара алмый. Украина хәрбиләре үзләре исә видеода әсирлеккә алган чакта нәрсәләр булуын аңлата һәм дошманны исән калдыру мөһим, ди. Чөнки аларны соңрак Русиягә әсир төшкән украиннарга алмаштырырга мөмкин — бу әсирлектәге украиннарны өйләренә кайтарырга ярдәм итәчәк.

ДИСКЛЕЙМЕР
Өченче һәм дүртенче Женева конвенцияләрендә "халык төркеме кызыксынуыннан яклау" дигән төшенчә бар. Моңа кораллы низаглардагы һәм баскынлыктагы җирләрдәге әсирләр, авырулар, яралылар, сивилләр турындагы мәгълүматлар, шул исәптән кораллы низагта сугышучы ил тоткарлаган чит ил ватандашлары турындагы мәгълүматлар, шулай ук үлгән һәм үтерелгәннәрнең җәсәдләре турындагы мәгълүмат керә. Кешеләрне кимсетелгән хәлдә яки алар өчен кыен булган хәлләрдә күрсәтеп, аларның абруен һәм дәрәҗәсен кимсетү тыелган.

Женева конвенцияләре халыкара кораллы низагларга кагыла, мондый очракларда халык төркеменең кызыксынуыннан яклау тулы дәрәҗәдә кулланыла.

"Idel.Реалии" ул көнне әсир төшкән солдатларның кайбер туганнары белән элемтәгә чыккан.

***

Беренче әсир — Татарстаннан, Чаллы шәһәреннән Денис (аның фамилиясе редакциягә билгеле). Сугышта аны "Зёма" дип йөрткәннәр. Социаль челтәрләрдә "Тормышымнан канәгатьмен" дип язып куйган. Соңгы постларын 2018 елда керткән. Анда фотолар тупланган берничә альбом бар: "Ижау 2012", "Мисыр 2009", "Мисыр 2012" һәм "Балакайлар". Фотолардан күренгәнчә, ирнең ике кызы бар.

Денисның якынннары һәм туганнары "Idel.Реалии"га видеода чынлап та ул булуын раслаган. Алар Денисны сугышка мобилизацияләп, 2022 елның сентябрендә җибәрүләрен әйткән.

— 2022 елның 21 сентябрендә чакыртып алдылар, 2022 елның 26 октябрендә китте. Ике ел эчендә ялга ике тапкыр кайтты, — дип сөйләгән бер туганы. — Чакырткач, барды инде, үз теләге белән китмәде. Ярты ел хезмәт итәрсең дә, аннары кайтарып җибәрерләр дип вәгъдә иткәннәр иде дә, сугыш бетмичә җибәрмиләр икән шул.

Ни өчен Денис повестка килгәч бармый калырга тырышмады, дигән сорауга туганы "ул — гади сугышчы", дип җавап биргән.

— Шуңа баш тартмады, артка чигенмәде. Ничек кенә куркыныч булмасын, китте. Моңа кадәр ике ел гаскәрдә хезмәт иткән иде. Анннары Көньяк Осетиядә сугыш булды, ул анда да булган иде. (Грузия үз-үзен мөстәкыйль дип игълан иткән Абхазияне һәм Көньяк Осетияне Русия басып алган җирләр дип саный һәм Русияне илнең бөтенлеген бозуда гаепли — ред.).

Мобилизациягә кадәр Денис Чаллыда эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Туганы аны ничәсе көнне әсирлеккә алуларын белми. Әсир төшүе турындагы мәгълүматны аның гаиләсе "Idel.Реалии" журналистыннан гына белгән.

— Соңгы тапкыр элемтәгә быел 3 гыйнварда чыккан иде. Күңеле төшенке иде, хәрби бирем үтәргә җибәрәләр диде. 9 гыйнварда тиз генә интернетка кереп алды, тик без язышмадык. Шул көннән бирле элемтәгә чыкканы юк, — дип искә алган туганы.

"Idel.Реалии" белән сөйләшкән чакта Денисның танышы әле дә хәрби комиссариаттан аның әсир төшүен хәбәр итмәүләренә гаҗәпләнгән.

***

Видеодагы тагын бер әсир — Башкортстан хәрбие, сержант Рәдиф (кушаматы "Ворон"). Егеткә 22 яшь. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, мотоцикллар һәм машиналар белән мавыга. "ВКонтакте"да транспорт чаралары һәм аларны яхшырту белән бәйле күп кенә төркемнәргә язылган. Шулай ук җыр төркемнәрен карап барган, нигездә рэп төркемнәренә язылган. Сәхифәсеннән аңлашылганча, егетнең туганнары Башкортстанның Салават районында яши.

"Idel.Реалии" Рәдифнең туганнары белән элемтәгә кергән. Алар видеода чынлап та Рәдиф булуын раслаган. Әсир төшүе турында якыннары 19 гыйнварда белгән. Икенче көнне, 20 гыйварда алар Уфага барган. Әмма хәрби турында мәгълүмат бирүдән баш тартканнар.

2022 елның июнендә әнисе социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә Рәдифнең хәрби кием киеп төшкән фотосын чыгарган. Улының кайда хезмәт итүен сораганнар. Читада, дип җавап биргән. Егеткә "кайтып, имин урында хезмәт итүен" теләгәннәр. Әнисе чыгарган фото "срочник"лар ант китергән вакытта төшерелә торган фотога охшаган.

Әмма "Idel.Реалии" белән сөйләшкәндә туганнары аның контракт имзалаганчы мәҗбүри хәрби хезмәттә булуын кире каккан. Башка берни дә әйтмәгәннәр.

2022 елның октябрендә әнисе Рәдифнең хәрби киемнән тагын бер фотосын чыгарган. Бу юлы аның кулбашында ак бәйләвеч бар, Русия хәрбиләре аны Украинадагы сугышта үзенекеләрен тану өчен куллана.

— Улың ир булып җитешкән синең, — дип язган әнисенә бер язылучысы.

— Исән-сау кайтсын, Алла боерса, — дип язган тагын берсе.

—Рәхмәт, амин, шулай булсын, дип җавап биргән әнисе.

***

Видеодагы тагын бер әсир — Башкортстанның Салават шәһәреннән 41 яшьлек Евгений (аны сугышта "Дикий" дип йөрткәннәр). Быел 4 гыйнвар көнне ир социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле пост чыгарган. Бу — "Махсус хәрби операция каһарманнары. Ватанны саклау дигән һөнәр бар" дигән мәгълүмат тактасының фотосы. Хәрбиләр арасында аның үзенең дә хәрби кием, бронежилет һәм шлем киеп төшкән фотосы бар. Шулай ук күкрәгендә Батырлык ордены күренә.

Аңа чаклы, 2024 елның августында ир хәрби киемнән гаиләсе белән бергә төшкән фотосын чыгарган булган.

"Idel.Реалии" ирнең туганнары белән элемтәгә чыга алмаган.

***

Бу хәрбиләрнең бөтенесе дә 36нчы гвардия мотоукчы бригадасыннан. 36нчы мотоукчы бригадасы Көнчыгыш хәрби бүлгенең 29нчы гомуми гаскәрләр армиясе белән бергә Русиянең Коры җир гаскәрләренә керүче тактик берләшмә.

Бригада Украинага һөҗүмдә катнаша, аерым алганда Угледар өчен сугышларда кулланылды.

2024 елның 20 февралендә Украина кораллы көчләре бу бригаданың хәрбиләре тезелеп басып торган вакытта, HIMARS дәррәү һөҗүм реактив системының ике ракеты белән Донецки өлкәсенең Волновах районының Трудовское авылы янындагы полигонга һөҗүм иткән иде.

Ракет һөҗүме вакытында әлеге бригаданың 4нче, 5нче һәм 6нчы роталары хәрбиләре тезелеп торган. Алар Көнчыгыш хәрби бүлгенең 29нчы гаскәре җитәкчесе генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган.

Ул көнне 68 кеше, шул исәптән бригаданың җитәкчесе, полковник Г. Мусаев һәлак булды.

"Хәрби җитәкчеләр безне ялангач кырга тезеп бастырды", дип сөйләгән иде исән калган хәрбиләрнең берсе үзе яздырган видеода. Бу видео ВВС-да бар.

Шул ук көнне Русия саклану министрлыгының ул чактагы башлыгы Сергей Шойгу Владимир Путинга Русия гаскәрләренең "иң әз югалтулар белән" Авдеевканы алуын җиткерде. Шәһәрне алу операциясе "хәрби эш дәреслекләренә керәчәк", диде.

***

Русия белән Украина арасында хәрби низаг барган чакта башка русияләр кебек үк Татарстан белән Башкортстан хәрбиләре дә әсирлеккә эләгә.

Башкортстанның кеше хокуклары вәкиле Михаил Закомалдин әйтүенчә, 2024 елның февраленә республиканың ике хәрбие Украина кораллы көчләрендә әсирлектә булган. 2022 елда әсирлектән биш сугышчыны кайтарганнар, 2023 елда - өч. Былтыр гыйнварда исә әсирлектән тагын өч Башкортстан сугышчысы кайткан.

Татарстанның Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская исә 2023 елда Украина әсирлегеннән республиканың сигез хәрбиен кайтара алуларын әйткән иде. Былтыр гыйнварда ике тапкыр әсирләр белән алмашу вакытында тагын биш татарстанлы өенә кайткан.

Бер атналап элек Русия белән Украина 2025 елда беренче тапкыр 25әр әсирен алмашты. Русия саклану министрлыгы әсирлектән азат ителгән русияләрнең Беларуста булуын хәбәр итте. Аларны алга таба тернәкләндерү һәм дәвалау өчен Русиягә кайтарачаклар.

Русия һәм Украина әсирләре белән даими алмашып тора. Сугыш башыннан бирле шундый 59 алмаш булды. 2024 елның 27 ноябрендә Русия тышкы эшләр министрлыгы сугыш башыннан бирле иң зур алмаш: "630гә 630" әсирне алмашырга әзер булуы турында белдерде. Әлегә моңа Украина ягы фикер белдермәде

Узган елның августында Украина кораллы көчләре Курски өлкәсенә үтеп керде. Ул чакта Русиянең йөзләгән солдаты, нигездә "срочник"лар Украина хәрбиләренә әсир төште.

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3883, Башкортстаннан — кимендә 4302 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG