Мәктәпләргә ирекле программа керә
Татарстан мәктәпләрен дә “Linux" системасы базасында ирекле программа белән тәэмин итү планлаштырыла. Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай ди. Шулай иттереп Татарстан, Томск өлкәсе һәм Пермь ягы мәктәпләрендә Русиянең ирекле программа белән тәэмин итүдә сынап карау проектын гамәлгә ашыралар. Сынау уңышлы узса, ирекле софт башка бюджет учреждениеләрендә дә барлыкка киләчәк.
2008 елда яңа софтны Татарстанның 600 мәктәбендә урнаштырачаклар. “Linux" ның 2 төрле дистрибютив пакеты Татарстанның 13 шәһәр мәктәбендә һәм Казанның 7 уку йортында урнаштырыла. 2009 елда бар мәктәпләрдә дә. Моның өчен “Linux" операцион системасы базасында укытучыларны программа продуктларын кулланырга өйрәтәчәкләр.
Программа белән тәэмин итүнең базалы пакетына операцион система, архиватор, офис кушымталары кертелгән пакет, антивирус программалары, төзү чаралары, график редактор да кергән. Шулай иттереп акчасызлыктан интегүче һәм лицензиялы программаларны сатып ала алмаучы мәктәпләргә яңа мөмкинлекләр ачыла.
Мөселманнар да тик ятмый
Русияның иң билгеле мөселман сайтларының берсе “Ислам.ру” яңа хезмәтләрен башларга тели. Әйтик иҗтимагый челтәрен. Шулай ук форумында бик озын язулар еш пәйдә булу сәбәпле, блоглар да кирәк булуы ачыкланган. Суфый Марат Сәйфетдинов тоткан һәм үзен ислами дип санаучы “Ислам.ру” үзендә почта әрҗәләрен дә ачарга тели. “YouTube” кебек видео карау мөмкинлеген дә ясарга теләкләре бар.
“Аська”ның татарча боты акча сорый
“Sary Bulgar” кушаматлы Татнеттагы шактый билгеле веб-герой татарҗанлы ICQ бот ясый башлаган. Анда татарча исемнәр һәм урыс-татар сүзлеге, намаз вакытлары да кертелгән. "T@TAR INҒO BOT” дип атала ул. Тик “Sary Bulgar” туктап калырга җыенмый. Яңалыклар, мәзәкләр, җәдвәл, латин әлифбасын да өстәргә җыена. Ул ботны тагын да үстерергә тели һәм милләтәшләрдән “Яндекс Money” аша акча күчерүне сорый.
Урыс Интернетында татар кирмәне
Урыс Интернеты, ягни рунетта Русияның җиде могҗизасын сайлыйлар. Алар арасында Казандагы кирмән дә булуы татнет кулланучыларын да җанландырып җибәрде. Казан кирмәне анда Мәскәү кирмәне белән ярыша. Тик кабаттан да татарда тавыш бирүчеләр кытлыгы бар. Җырчы АсылъЯр белән килеп чыккан тавыш бирүләрдәге кебек. Тик АсылъЯрның веб-мастеры тавышлар белән бергә акча да кирәк ди.
АсылъЯр Интернетта көтә.
Әле онытмадыгызмы АсылъЯр дигән җырчыны? Мәскәүдә үткән сайлау бәйгесендә АсылъЯр башкарган "Карлыгачлар" җыры соңгы урынны алган иде. Ярыш барганда күп кенә татар “Россия” телеканалыннан күзен алмады. АсылъЯр «Евровидение-2008»нең Русияне тәкъдим итүче сайлап алу бәйгесендә катнашты. Беренче тапкыр шундый дәрәҗәле бәйгедә татарча җыр яңгырады. Шуңа күрә, күпләр яраткан җырчысына тавыш бирергә теләде. Тик бәйге вәгъдә ителсә дә, рәсми сайтка кереп тавыш биреп булмаган. Татар җанатарлары тавышы бик аз булып күренде. Их, бу татар кулланучыларының аз санлы булган тавышлары. АсылъЯр белән бергә Мәскәүгә җанатары булып барып кайткан Илдар Хөсәенов җырчының рәсми сайтына чакыра.
Тик шулай да, Илдар әле тыныч “йоклый алмый”. Ул һаман да, АсылъЯр өчен тавыш бирүләр гадел булмады ди. “SMS аша тавыш бирү мөмкин булды. Шулай да кайбер дусларымның кесә телефоны аша тавышлары китә алмаган. Интернет аша тавыш бирү Rutv.ru сайты аша булырга тиеш иде. Тавыш биргәндә сервер ябык булды. Менә сиңа демократия. Хәзер моның өчен “Россия” телеканалын мәхкәмәгә бирергә жыеналар!” – ди Илдар. SMS аша тавыш бирүләрнең дә гадел итеп хисаплануына Илдар шикләнә. Сүз иярә сүз чыгып, Илдар Хөсәенов “Евровидение”да уңыш казану өчен күп акча кирәк булуын әйтә.
Татарстан үзбәкләре һәм Үзбәкстан татарлары Интернетта
Бу арада Казанда үзбәкләр Нәүрүз бәйрәмен ясады. Казандагы Мәскәү урамындагы "Шәрык кухнясы" кафесында бәйрәм иттеләр. Интернетта да аларга бәйрәм. Татарстан үзбәкләре сайт ачты. Бу сайтта шул үзбәк Нәүрүзе узган "Шәрык кухнясы" кафесы хуҗасы Абдуманноб Абдусаттаровны мактала. Сайт, иҗтимагый ихтыяҗларны шул кафе ярдәмендә үтибез, дип яза. “Башка күберәк санлы һәм җәмгыятләре өлкәнрәк булган милли оешмалар әле безнең кебек мактана алмый”, - дип яза сайт. Үзбәкстандагы татарлар Татарстан үзбәкләреннән шактый күп. Үзәк Азиядә торучы татарлар да махсус Интернет сайтлары белән “мактана ала”.
Тайгадагы тыңлаучы “Пәрәвез” турында яза
Азатлык радиосына килгән хатлар арасында SMS аша килгәннәре дә бар. Шуларның берсе“Пәрәвез”гә эре хәреф белән менә ничек итеп яза?
“AMIL NUR SELAM! SEZGE SEBER URMANINDA JASHEWCHE RAWIL SAҒIJ SELAMLI. MINEM MUSHKILET ҒEKAT UZEMDE GENE, CHUNKI 56 JACHKE HATLE JAZU MACHINASINDA JAZGANGA KURE, ANGILNI (SANAQNI) UZLASHTERE ALMIJCHA INTEGAM. SANAQ ASHA ARALASHU BERNIQADER AQCHA DA SORIY ICH! SHULAJ UQ HAR TATAR DA ARABICANI, LATINKANI HEM BUGENGE TATARICANI TANIMASA - ҒACIGA. UNGISHLAR JULDASH BULSIN SEZGE. RAWIL SAҒIJ, SURGUT RAJONI”.
Рәхмәт, даими тыңлаучы Равил Сафый! Сезне инде Интернетта көтәбез.