Вашингтон -- Демократлар партиясе вәкиле сенатор Һиллари Клинтон президентлык өчен көрәштән чыгуын игълан итте. Шимбә көнне Вашингтонда чыгыш ясап, Клинтон үзенең фиркадәш көндәше сенатор Барак Обамага тулы хуплавын белдерде.
3 июнь көнне Обама ноябрьдә үтәчәк президент сайлауда Демократлар партиясе намзәте булыр өчен җитәрлек делегат санын туплады.