Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге Владимир өлкәсендә мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыючы фәрманга карата белдерү ясады. Бу хакта мөрәҗәгать үзәкнең рәсми сайтына эленде.
Алар бу фәрманны "Русиядә милләтара һәм динара дошманлыкны көчәйтүче норматив акт" дип атый. Дин әһелләре фикеренчә, әлеге карарда Конституция, дин иреге генә түгел Русия Җинаять кодексының 136нчы маддәсе (кеше хокукы һәм ирегенең тигезлеген бозу) бозылган.
"Без бу документ аны әзерләүчеләрнең кимчелекләре аркасында барлыкка килде дип ышанабыз, һәм мөселманнарга каршы юнәлдерелгән дискриминация максатыннан эшләнмәде дип өметләнәбез", дип искәртелә.
Мәгариф оешмаларында ил куркынычсызлыгын дәлил итеп китерү дә урынсыз, ди алар. "Мәгариф оешмаларында хиҗап кигән кызлар террор гамәлләре кылдымы, скулшутинг ясадымы?" дигән сорау куя.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорый. Шулай ук алар Русиядә дини киемнәрне тыючы фәрманнар кабул итү мөмкинлеген бетерүче кануннар кабул итүне таләп итә.
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән — хиҗап һәм никабтан йөрү тыелды. Әлеге фәрманны өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы кабул итте.
Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарга каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюне тыю дискриминация дип атады һәм Русиядә җәмәгать тотрыклыгын җимерә диде.
- Быел җәен Русия Думасында җәмәгать урыннарында һәм белем йортларында дини кием киюгә чикләүләр кертү турындагы федераль канун өлгесе әзерләнде. Бу мөселман җәмәгатьчелегендә каршылыклы фикерләр уятты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин канун өлгесенә каршы чыкты. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да бу канунны яңадан карарга чакырды.
- Шул ук вакытта Русиядә никаб киюне тыю турында бәхәсләр бара. Түрәләрнең һәркайсы никабны тыю кирәклеген иминлек белән бәйләп аңлата. Никабтан йөрүне күпчелек мөфтиләр хуплады, Татарстан белән Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум