Польша премьер-министры Дональд Туск, АКШның ракеталардан саклану системаларын Польшада урнаштыру турындагы соңгы тәкъдимен кире какты, дип белдерде. Бу хакта ул бүген Варшауда үткән матбугат очрашуында белдергән. Ул шулай ук, бу килешү Польшаның иминлеген арттыру таләбен үтәми дип белдерә. Шул ук вакытта Туск Варшауның бу мәсьәләдә Вашингтон белән сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер булуы турында да әйткән.