Анда күптән түгел вафат булган Шамил Каратай урынына тарафдарлар шурасының яңа җитәкчесе сайланды.
Совет чорында коммунистлар партиясендә торучылар “Партия, син биргән билетым, йөрәгем түрендә янәшә” дип җырлаган. 1990 елда коммунистлар партиясе таралгач, аның урынына унлап сәяси фирка оешкан иде. Шулар арасында хәзер “Бердәм Русия” партиясе хакимлек итә. Партия әгъзаларыннан тыш, фирканең һәр эшен хуплап торучылар оешмасы да бар. Шимбә көнне Казанда Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашлыгында “Бердәм Россия” фиркасе тарафдарларының чираттагы очрашуы узды.
Бүгенге көндә хакимият партиясенә керә алмаучылар да бар. Мисал өчен, хәрбиләр анда кабул ителми. Аларга хупларга, якларга рөхсәт ителә. Әйтергә кирәк, партияне яклаучылар оешмасының күпчелек әгъзаларын нәкъ тә “погонлылар” тәшкил итә. Әлеге хәрәкәттә хокук саклау, салым җыю, җирле үзидарә хезмәткәрләре, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, руханилар да күпләп катнаша. Фирканең тарафдарлар саны 70 меңгә җиткән. Шимбә көнне Филармония концерт залында үткән форумда бер мулла белән сөйләштем. Шиһабеддин Мәрҗани мәчете имам хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов бу турыда болай ди. “Дин әһелләре дә тормыш өчен кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез әйткәнчә, бердәмлеккә омтылу кирәк. Шул чакта гына без көчле булачакбыз, иншаллах!”
Тарафдарлар оешмасы 2002 елда оеша. 2003 елда Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй бәйрәменә туры китереп партия сәясәтен хуплап торучыларның беренче җыелышы уза. Күптән түгел оешманың беренче җитәкчесе Шамил Каратай вафат булды. Аны хөрмәт белән искә алдылар, аңа атап җыр башкардылар. Форум оешманың яңа җитәкчесе итеп Дәүләт Шурасы сәркатибе Валентина Липужинаны раслады.
Форумда “Бердәм Русия” партиясе яклыларның Үзәк советы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Франц Адамович Клинцевич та катнашты. Аның сүзләренчә, һәркем сәяси-иҗтимагый тормыштан читтә калмаска тиеш.
Форумда хакимият фиркасенең Татарстанга ясаган уңай тәэсире турында әйтелде. Республикада тормышның яхшылануы, социаль-икътисадый казанышлар, федераль үзәк белән Татарстан арасында узган елда төзелгән шартнамә “Бердәм Русия” фиркасенең хуплавы һәм ярдәме белән ирешелгән. Әмма татар зыялыларының йөрәгенә энә булып кадалган милли төбәк компонентын инкар итүче федераль канун, латин әлифбасын тыю гамәлләре турында тарафдарлар форумда бер сүз дә әйтмәде.