Элекке вице-премьер, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттәховның җинаять эшендә вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа эпизод барлыкка килгән.
Тикшерү комитеты Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеше нигезендә җинаять эше ачкан, материалларны Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре җыйган. Бу хакта Татарстан тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү фаразынча, 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында билгесез затлар белән берлектә эш итеп, "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирүен таләп иткән. Бу мөлкәтне тапшыру "Чишмә" һәм "Агрфоирма Чишмә" оешмалары арасында ялган килешүләр төзү юлы белән томрышка ашырылган.
2017 елның мартында Сәхәбетдинов ялган килешүләр төзеп милекне бушлай биргән. Нәтиҗәдә "Чишмә" оешмасына 127 миллион сумлык зарар килгән диелә.
Энгель Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде.
Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.
Соңрак Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр иде.
Тикшерү фаразынча, 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның 4 декабренә кадәр, Татарстан вице-премьеры булып торган чагында ул "Мастерстрой" оешмасының мөдире — Гайнуллин дигән кешедән 2,1 млн сум күләмдә ришвәт алган. Моннан тыш, төзелеш оешмасының җитәкчесе Фәттаховның гаиләсенеке булган "Чишмә" агрофирмасына милек һәм милеккә хезмәт күрсәтү буларак 12 млн сум тапшырган.
Моның өчен Фәттахов үзенең абруе һәм вазифаи вәкаләтләре ярдәмендә "Мастерстрой" оешмасын ышыкларга сүз биргән. Шул рәвешле Фәттахов вице-премьер вакытында бу ширкәткә Чаллы белән Актанышта төзелеш эшләре башкаруга 209 млн сумлык өч килешү төзергә булышкан диелә.
Узган атнада Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.
- 2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
- Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
- Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
- Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
- Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
- 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
- 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум