Казанда әзерләнгән махсус комлы юлда автоузышчылар үз осталыкларын күрсәтте. Алар булачак Универсиада уңаеннан 2013 чакрымда узышты. Әлеге чарада йөк машиналары арасында "Камаз-Мастер" такымыннан Фирдәүс Кабиров беренчеләрдән булды. Монда мөгаен җанатарларның үзебезнеке булуы да тәэсир иткәндер. Чөнки “Камаз-Мастер”ның икенче экипажы вәкиле Илгизәр Мәрдиев сүзләренчә, Татарстанда узышу аларга җиңелерәк булачак.
“Үз җиреңдә диварлар да булыша”, диде ул.
Әмма Казан үзәгендә диярлек әзерләнгән махсус комлы җирне узу кайбер машиналарга җиңел булмады. Мисал өчен Төркмәнстан "Камаз"ының тәгәрмәченә зыян килеп ул бөтенләй туктап калды. Шулай ук Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов йөрткән машина да ахыргача тиешле юлны узса да, юлда күпмедер туктап торырга мәҗбүр булды. Аның каравы Фирдәүс Кабиров йөрткән "Камаз", голландияле Жерару де Роюның "Iveco"да (2-нче урын) һәм чех Алес Лопрайсның "Татра" (3нче - урын) экипажына сокланып туймаслык иде. Алар комлы юлларны тузан туздырып узды.
Күпләр әлеге чараны 2010 елгы "Дакар"га әзерлек буларак кабул итте. Мисал өчен җиңел машиналар арасында Казандагы ярышта икенче урынны алган Volkswagen экипажыннан Карлос Саинс әйтүенчә, аларның бу ярышта катнашу максатының берсе нәкъ шуның белән бәйле.
“Моннан тыш Volkswagen өчен Русия базары бик мөһим. Һәм без монда шуның өчен дә килдек. Безнең өчен бу ярыш тагын шул ягы белән кызык - ул яңа җирләрне урап чыгарга мөмкинлек бирә”, диде Саинс.
Илгизәр Мәрдиев та "Дакар" иң катлаулы ярыш булуын әйтә.
“Әлбәттә юлның авырлыгын аны узгач кына әйтеп була, әмма "Дакар"да күбрәк чакрымнар узасы. Ул бер атнага озынрак”, диде ул.
Калганы Дакардан әллә ни аерылмый да төсле. Чөнки “Ефәк юлны”ң да яртысыннан күбрәге шулай ук комлы, балчыклы җирләр.
Бәйрәм ясап озаттылар
Раллида катнашучыларны Казаннан зур тантана белән озаттылар. Иртәдән үк "Татнефть-Арена" каршында корылган сәхнәдә Татарстан, Төркмәнстан сәнгатькәрләре чыгыш ясады. Бер төркем халык төрле илләрдән килгән машиналарны, “Ривьера” кунакханәсе каршында куелган Казакъстан, Татарстан тирмәләрен күзәтсә, икенчеләре концерт карады.
Төшкә таба чарага Русия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Төркмәнстанның туристлык һәм спорт комитеты рәисе Гөлмәми Ильясов һәм башка кунаклар килде.
Шәймиев сүзләренчә, Казан Русия күләмендә спорт башкаласына әйләнеп бара. Шул ук Универсиаданы оту, “Ак барс”, “Рубин” такымнарының уңышларын атап узды. Әмма “Ефәк юл”ны ул шулай ук ике бөек мәдәният – Көнбатыш һәм Көнчыгыш очрашкан юл булуын билгеләп узды.
“Монда бик күп күркәм традицияләр сакланган, төрле милләт һәм дин кешеләре яши”, диде президент.
Ильясов әйтүенчә, әлеге чара 3 ил арасындагы дуслыкны тагын да ныгытачак.
“Бу Русия, Казакъстан һәм Төркмәнстанны берләштерә”, диде ул.
Әйе, 13 сентябрь көнне раллида катнашучылар белән Русия, Төркмәнстан һәм Казакъстан президентларының очрашуы көтелә. Проектның җитәкчесе Семен Якубов анда әле Азәрбайҗан президентының да килергә мөмкинлеген әйтте.
Төркмәнстан каршы алырга әзерләнә
Ашгабадтта озын юлны узып килеп җитә алучыларны шулай ук зур бәйрәм оештырып каршы алачаклар. Казанда да кимен куймадылар. Еланнар белән шәрекь биюләре, кәрваннар йөрешен хәтерләткән тамашалар, салют, данлыклы “Чыңгысхан” төркеменең концерты булды.
Раллида катнашучылар үзләре генә әлеге бәйрәмне бик күрә алмады төсле. Чөнки алар машиналарын юлга әзерләү белән мәшгуль иде. Төрле сәбәпләр аркасында кайберләренең инде раллида катнаша алмаячагы мәгълүм булды. Мисал өчен Чехиядән килеп баручы “Татра” экипажының машинасы Түбән Новгород янында ауган иде. “Ривьера” каршында торган шактый зыян күргән машинаны халык озаклап фотога төшерде.
Гомумән, “Камаз-Мастер” “Татраны” үзенең төп көндәше итеп саный.
Мәрдиев әйтүенчә, анда көчле спортчылар керә.
Элегрәк ярышта 62 җиңел һәм 20 йөк машинасы катнашырга тиеш булса да. Оештыручылар соңгы көнне 51 җиңел һәм 20 йөк машинасы юлга чыгачагын әйтте.
Франциядән килгән раллиның спорт директоры Фредерик Лекиен сүзләренчә, “Ефәк юл”да 25 ил вәкилләре катнаша.
“Бу дөньякүләм билгеле чарага әвереләчәк. Чөнки барлыгы 150 илдә күрсәтеләчәк. Татарстанның спорт өлкәсендә һәрдаим югары урыннарны алып килүе сокландыра”, диде ул.
Чыннан да әлеге чара күп илләрдә кызыксыну тудырган. Якубов әйтүенчә, раллига әзерлек авыр кризис чорына туры килсә дә, алар катнашу өчен әгъза акчасын алмаска булганнар.
“Җиңүчеләргә биреләчәк акча да аз түгел. Бу җиңүгә омтылышны тагын да арттырачак”, диде Якубов.