Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда азан әйтергә өйрәнүче балалар бәйгесе узды


Удмуртия Диния нәзарәтендә кышкы каникул вакытында балалар өчен азан әйтү буенча республикакүләм бәйге оештыру турында карар кабул ителгән иде. Малайлар азан әйтте, сорауларга җавап бирде, кызлар азанның тәрҗемәсен белергә тиеш иде, шулай ук башка биремнәрдә үзләрен сынап карады.

Каникулларда мәчетләрдә балаларны җыеп ял иттерү, бәйрәм оештыру, бәйгеләр уздыру гадәткә керде. Азан әйтү бәйгесенең шартлары, сораулар бер ай элек Удмуртия диния нәзарәтенең “Мөслим” газетында бастырылды.

Бәйгедә Удмуртиянең татарлар тупланып яшәгән барлык төбәкләреннән мәчетләрдә дин белемен алучы балалар катнашты. Аларның яше дә төрле. Бәйгегә килүчеләрне дүрт номинациягә бүлделәр: җиде яшькәчә балалар, 7-10 яшьлекләр, 10-13 һәм 14-16 яшьлекләр. Алар азан әйтте, сорауларга җавап бирде.

Воткинск мәчетендә балаларга дин сабакларын берничә ел элек укыта башладылар. Балаларның белемен үзләрендә дә тикшереп торалар.


“Үткән елда рамазан аенда мәчеттә бәйге уздырдык, дип уртаклашты Воткинск шәһәре мәчете имам хатыйбы Мөхәммәтнур Ашрапов. Шунысын да ачыкладык, балалар сабакларын белсә дә, югалып калалар. Без аларны шушындый очракта үзләрен тотарга да өйрәтергә тиеш. Ә республикакүләм бәйгеләр бик кирәк. Алар балаларның аерым бер мәчеттә генә укулар алып барылмавын белеп кайталар, белемнәрен тикшерәләр. Күп вакытта шушындый бәйгедән соң өстәмә белем алырга теләкләрен җиткерәләр”, диде Воткинск мәчете имам хатыйбы Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов.

Ильяс хәзрәт Шакиров Камбарка районы Шолья авылы мәчете имамы вазифасын ике ел башкара. Балаларның сабакка йөрергә теләге бар, әмма ата-аналарның моңа риза булмаулары хакында сөйләде. Авылда катнаш гаиләләр күп, бу да тискәре йогынты ясый икән. Хәзрәтнең алты яшьлек улы Ислам бик дөрес итеп азан әйтте, догалар укыды, сорауларга җавап бирде. Бәйгедә Ислам белән тагын бер генә бала катнашты.

Ә менә Удмуртиянең Сюмси районы Кильмез поселыгында иман йорты үткән елның җәйендә генә сафка басты. Әмма дин нигезләрен өйрәнергә теләүче малайлар-кызлар саны күп. Үзләрен сынап карарга теләк белдергән уннан артык бала алып килгәннәр. Бәйгенең җиңүчеләрен билгеләгәндә Кильмез мәчетенә йөрүче кызларның да, малайларның да фамилияләре еш яңгырады.


Азан әйтү бәйгесендә кызлар да катнашты, әмма алар алдында башка максат куелды, дип уртаклашты мөгаллимә Назыйма ханым Ихсанова. “Кызлар кычкырып азан әйтергә тиеш түгел. Азанның тәрҗемәсен белүләре, догаларны укып, сорауларга җавап бирерүләре тикшереләчәк. Кызлар бәйгегә бик яхшы әзерләнеп килгәннәр”, дип уртаклашты Назыйма ханым Ихсанова.

Бәйгедә катнашкан һәр бала бүләккә ия булды. Бүләкләр алырга һәм татлы ризыклар тулы өстәл әзерләргә хәйрия фонды һәм дин кардәшләребез биргән.

“Шушындый очрашулар да, бәйгеләрдә дә бик кирәк. Кышка ял вакытында балаларга бу кызыклы бер сәфәр дә бит әле, үзара аралашу”, дип басым ясады Удмуртия Диния назәрәте рәисе, мөфти Фаиз хәзрәт.

Яз айларына шәкертләр арасында Коръән уку буенча бәйге уздырырга ниятләп торалар.

XS
SM
MD
LG