Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия Сабантуй кунакларын каршы ала


Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә 3 июльдә узачак Федераль Сабан туена әзерлек эшләре төгәлләнде. Ижау каласы Сабантуй кунакларын каршы ала. Шәһәргә килүчеләрне берничә җирдә удмурт ансамбльләре җырлап, милли ашлар белән көтәләр. Без удмурт коллективы белән Пенза төбәгеннән бәйрәмгә килүче делегацияне каршы алдык.

Җырлап-биеп, удмуртларның милли ризыклары перепечи белән сыйладылар кунакларны. Татарлар нинди ризык белән каршы алуларын сораша. Перепеч сүзен шунда ук татарның пәрәмәченә тиң булуын ачыкладылар. Ризыкларның аермасы бар – удмуртларларның перепечләре төче камырдан кечкенә генә кәрзингә охшатып ясалган формаларда итттарткычтан чыгарылган ит, яисә йомырка, күп очракта суган белән вак кына турап кыздырылган гөмбә тутырып пешерәләр. Кунакларга удмурт сые ошады.

Удмуртиядә узачак Сабан туеның үзенчәлеге – ул ат чабышлары. Ярышларда катнашырга җайдакларны хуҗалары ипподромга алдан алып килделәр. Чабышларны оештыручылар сүзләренчә, узышларда 50ләп ат катнашачак. Ат чабышлары Удмуртия президенты Александр Волков бүләгенә узачак.

Төрле төбәкләрдән танылган көрәшчеләр шалтырата. Димәк, ат чабышлары кызыклы үтәчәк, мәйданда көрәшне күзәтүе дә күңелле булачак. Әйтергә кирәк, беренче урынны алучыларга бүләкләр дә зурдан – Сабантуй батырына – “Фиат” автомобиле, ат чабышында җиңүчегә “Лада” машинасы каралган. Бәйрәмдә Русиянең төрле төбәкләреннән биш йөздән артык кеше катнашачак дип көтелә.


Сабантуй 3 июльдә Киров паркында иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр барачак. “Купол” стадионында бәйрәмне ачу тантанасы, театральләштерелгән пролог, Татарстан сәнгать осталары концерты, милли көрәш, уеннар – кемнең күңеленә нәрсә хуш килә - сайлап алу мөмкинлеге булачак.

Парк Иж елгасы буенча урнашкан. Биредә зур гына буа. Буага төшү юлында Түбән Кама шәһәре хакимияте тарафыннан тагын бер зур Сабантуй мәйданы корылмалары әзер.

Төп мәйданда Удмуртия республикасы иҗат коллективлары чыгышлары булачак. Көн кичкә авышкач Киров паркының беренче аланында бию-күңел ачу программасы каралган, шулай ук шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән Ленин районындагы “Спартак” халык иҗаты йорты янында Кичке уен булачак. Яшьләр “Авиатор”, “Домино”, “Шакира” кафеларында Татарстаннан җырчылар катнашында татарча дискәтүкләрдә күңел ачачак.


Ижау шәһәр ипподромында ат чабышы ачу тантанасы, театральләштерелгән тамаша булачак. Аннан соң тамашачылар бәйрәмнең күрке – ат чабышларын күзәтә алачак. Ипподромда балалар өчен дә мәйдан каралган, шунда ук артистлар чыгышлары да булачак.

Җомга кунаклар белән очрашу халыклар Дуслыгы йортында узды. Шәһәрнең иң зур опера һәм балет театрында делегатларны Удмуртия президенты Александр Волков кабул итте. Бүгенге тамашалар Ижау шәһәре халкының ял итү урыннарының берсе - буа буендагы халыклар Дуслыгы монументы янында фейерверк белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG