17 сентябрь – мөселман кино фестиваленең урталык көне. Фестиваль башланганга ике көн узды, аның тәмамлануына да шуның кадәр үк вакыт калды. Димәк, күрсәтелгән фильмнар да, күрсәтеләчәкләре дә бар.
Фестивальнең кызу эш көннәре дәвам итә. Матбугат үзәгендә фильмнарны төшерүчеләр белән конференцияләр булып тора. Бәйгегә кергән фильмны күрсәткән саен әлеге киноны төшерүчеләр журналистлар белән очрашып сөйләшә.
Фестиваль кысаларында 29 премьера күрсәтелә. Аларны АКШ, Франция, Мисыр, Иран, Үрдүн (Иордания), Норвегия, Фәлестин, Италия, Британия тәкъдим итә. Русиядә иң көтелгән премьераларның берсе – уникаль проект – “Мәккәгә сәяхәт” фильмы иде. Аны АКШ режиссеры Брюс Нейбаер төшергән.
“Мәккәгә сәяхәт” фильмнын эшләгәндә, кино тарихында беренче тапкыр төшерүче төркемне исламның төп изге урыны – Мәккәдәге мәчеткә уздырганнар.
Фильмны төшерүчеләр шәһәрдән 60 метр биеклеккә күтәрелеп, хаҗ күренешен IMAX форматында төшергән. IMAX – ул тамашачы алдындагы бөтен мәйданны алырлык экранда күрсәтелә алучы фильм һәм кинотеатр форматы. Бу форматта төшерелгән фильмнарны карганда, үзеңне дә экран эчендә кебек хис итәсең.
Казан тамашачысы 16 сентябрь кичендә, виртуаль булса да, “Мәккәгә сәяхәт” ясый алды. Фильм күрсәтелер алдыннан кинотеатр шаулап торды. “Сәяхәт кылынасы” зал алдындагы кешеләр махсус бу фильмны карарга килүләре турында әйтте. “Мәккәгә сәяхәт” күрсәтелүче залда утырып кына түгел, басып торырга да урын да юк иде.
Фильмның эчтәлегенә килгәндә, ул Ибн Батут исемле 20 яшьлек егетнең Мәккәгә хаҗ кылырга баруы турында. Егет 1325 елда Тангир шәһәреннән юлга чыга, Мәккәгә җитәр өчен 4800 чакрым юл үтә. Ибн Батут 18 айлык сәяхәте дәвамында күп сынаулар аша уза. Гомумән алганда, ул – үзенә кадәр сәяхәт кылучылардан күбрәк юл үткән, 29 ел сәяхәттә булган, шуннан соң гына өенә әйләнеп кайткан кеше.
Шушы ук көндә “Родина” кинотеатрында Илдар Ягъфәров төшергән “Брелок” фильмы күрсәтелде.
Фильмдагы күренешләр Казанда, бүгенге көннәрдә бара. Төп герой – Марат исемле бизнесмен. Әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә, ул әтисенең үлеме турында белеп ала. Балачагын искә төшерүләре аны 1982 елларга алып кайта. Марат үз әтисен беренче тапкыр 9 яшендә күрә. Бу – аның тормышында бердәнбер күрешү була. Ул вакытта әтисе Маратка Олимпиада символы булган аю рәсемле брелок бүләк итә.
Берсеннән-берсе кызыклы фильмнар кинотеатрларда әле дә күрсәтелә.
17 сентябрьдә “Родина” кинотеатрында 13 фильм карау планлаштырылган. Шуларның берсе – Татарстанда төшерелгән “Сәйдәш” фильмы.
“Сәйдәш” – документаль драма. Ул профессиональ татар музыкасына нигез салучы классик композитор Салих Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли. Фильмның режиссеры – “Татармультфильм” оешмасының җитәкчесе Азат Ганиев.
Шимбә көнне исә “Родина”дагы фильмнар күрсәтүдә Татарстан “Бибинур” белән катнаша.
Якшәмбе бу кинотеатрда 5 фильм күрсәтеләчәк. Аннары – кичкә, ябылу тантанасы булыр дип исәпләнә.
Шушы ук көннәрдә “Мир” кинотеатры да тамашачыларга Казан мөселман кинофестивалендә катнашучы фильмнарны тәкъдим итәчәк. Бу көннәрдә барлыгы 23 фильм күрсәтү планлаштырылган. Алар арасында Татарстанда төшерелгән мультфильмнар да бар.
“Органик” кинотеатрында шулай ук бу арада мөселман кинолары бара. Биредә, күбесенчә, Татарстанда төшерелгән фильмнар гына куелачак. “Корстон” кинотеатры да фестиваль фильмнарын күрсәтә. Ул көндезге сәгать бердән кичкә кадәр “фестиваль” җәдвәле белән эшли.
Шулай итеп, фестиваль дәвам итә. Бу арада мөселман киноларын карарга өлгермәүчеләрнең вакыты – шимбә, якшәмбе көннәре бар.