Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь лидерлар “Азатлык”та кунакта


Казанда “Татар балалар лидеры мәктәбе” эшли башлады. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша торган 26 бала 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр лидерлык сәләтләрен үстерәчәк. Алар өчен гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, бәхәсләр, татар зыялылары белән очрашулар планлаштырылган.

"Татар балалар лидеры мәктәбе"ндә катнашучы укучылар Казанның “Чишмәкәй” җәйләвенә 31 октябрьдә килеп урнашты. Беренче көндә алар Бауман урамында йөргән, “Мир” кинотеатрында “Бибинур” фильмын караган. Икенче көндә тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин белән сөйләшү, “Ялкын” журналы редакциясе белән очрашудан соң Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында мәктәпнең ачылу тантанасы узган.

Әлеге чарадан соң “Лидерлар мәктәбенең” балалары “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә кунак булып, радионың тарихы белән танышты, үз төбәкләрендәге “Азатлык” хәбәрчеләрен санап үтте, үз проблемнары турында сөйләде.

Мари Иленнән килгән Гөлназ Сәфәргалиева үзләрендә татарларның бик күп булуы, ләкин татар телендә чараларның җитмәвеннән зарланды:

“Безнең якларда татарлар бик күп. Ләкин аларны оештырып торган татар мәдәният үзәге берәү генә. Барлык татарларны бердәм булырга өйрәтеп, әйдәп торучы мәдәният йортлары күбрәк булсын иде. Татарча җырлар, концертлар, кинолар бездә бик аз була, бу проблемны хәл итәргә кирәк”, ди Гөлназ.

Алия Бикбаева Сарански татарларының исламда булуларын билгеләп үтте:

Гөлназ Сәфәргалиева, Алия Бикбаева, Илнур Мусин
“Саранскида да татарлар бик күп. Күбесе исламда. Яшьләр дә, өлкәннәр дә, картлар да исламда. Мин үзем Мордовия республикасындагы мөселман активының бер әгъзасы булып торам. Без төрле балалар йортлары, картлар йортларына йөрибез, татар халкының, исламның мәдәниятын күрсәтәбез. Халыкны моңа тартырга тырышабыз. Мәктәпләрдә 8нче сыйныфтан алып ислам мәдәнияте укытыла. Әмма татарча кино, концертлар юк. Аларның булуын бик теләр идек”, диде Алия.

Тольятидан килгән Илнур Мусин да Казандагы татарча кино-концертларны үзләрендә күрергә тели:

“Бездә 50 мең татар. “Татарстан” дигән зур клуб бар. Шунда татарлар килеп бии, җырлый. Әмма кинога бару кебек чаралар юк”.

“Татар балалар лидеры мәктәбе”нә килгән укучылар “Азатлык” радиосының Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев белән милли проблемнар, журналистика турында сөйләште, сораулар бирде һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Киләсе көннәрдә “Лидерлар мәктәбе”нең укучылары “Яңа гасыр” телеканалы әһелләре белән очрашачак, Казан Кирмәне, Милли музейда булачак, Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында “Башмагым” спектаклен караячак, Айрат Фәйзрахмановтан татар теле, Миңгол Галиевтан җыр дәресләре алачак.

Планда “Катнаш никах”, “Татар яшьләре лидеры туган телен белергә тиешме?” дигән темаларга сөйләшү, татар теленнән бәйгеләр каралган. 4 ноябрь иртәсендә укучылар туган якларына юл алачак.
XS
SM
MD
LG