Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан яшьләре”н урта буын ярата


Исмәгыйль Шәрәфиев
Исмәгыйль Шәрәфиев

“Татарстан яшьләре” газетының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев сүзләренчә, алар басмасы – татарда иң алдынгылар рәтендә һәм аның рекламга ихтыяҗы юк. Мөхәрриргә 60 яшь.

Исмәгыйль Шәрәфиев сүзләренчә, бөтен матбугатка бәя бирү мөмкин түгел: моның өчен белем һәм барысын укып барырга вакыт та җитмәскә мөмкин. Әмма ул 20-30 ел элекке вакыт белән чагыштырганда, татар матбугаты үсте, примитивлыктан чыкты, дигән фикердә.

“Мактану булмасын, “Татарстан яшьләре” – әлегә үз укучысын табып, аның өчен хезмәт итә торган һәм республикада үз тиражын зур күләмдә саклап калган, үз көнен үзе күрүче газетларның берсе ул. Татар матбугатында бердәнбер”, ди Шәрәфиев.

“Реклам белән тираж җыеп булмый”

“Татарстан яшьләре” өчен тираж җыю рекламга берекмәгән. Баш мөхәррир фикеренчә, әгәр тираж җыю авылларда, районнарда газетка язылу үгетләве алып бару белән бәйле булса, бу эш бик авыр барыр иде. Укучылар үзләре күреп, укып, ошатса гына, тиражны арттырырга мөмкин.

“Безнең укучыларны язылырга кодалап беркайда чыккан юк, бернинди реклам да биргән юк. Ничек бар – шулай барабыз, һәм, күз тимәсен, хәзер безнең чип-чиста тиражыбыз 30 меңнән артык. Шул тираж ничә еллар буе сакланып килә инде. Бу татар матбугатының ишәюенә дә карамастан шулай”, ди Шәрәфиев.

Ул, үз тәҗрибәсенә таянып, кешене сүз белән ышандырып булмавын, реклам белән газетка тираж җыю мөмкин түгеллеген әйтте.

“Реклам – ул синең газетың. Бер кеше укып, аны икенче кешегә күрсәтә икән – менә ул реклам була”, диде Исмәгыйль Шәрәфиев.

“Татарстан яшьләре” – Татарстан яшьләренеке түгел

“Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире бу газетның төп аудиториясе гаилә һәм авыл халкы булуы турында әйтте. Бөтен эшләре, язганнары да шуңа нигезләнгән икән.

Исмәгыйль әфәнде яшьләрнең һәм шәһәр кешеләренең, күбесенчә, газет укымавы, аларга интернет белән телевидение гына кирәклеге турында да сөйләде. Ул үз газетларының үз язу стиле, үз кагыйдәләре дә булуын белдерде:

“Беренчедән, кыска язарга тырышабыз. Икенчедән, анда буш сүз булырга тиеш түгел. Өченчедән, саф татар телендә булырга тиеш. Телгә таләпчәнлек бездә бик зур. Татар газет-журналлары арасында “Татарстан яшьләре” үзенең теле белән аерылып торадыр һәм уңай яккадыр, дип уйлыйм. Чөнки без бик җиңел, аңлаешлы итеп язарга тырышабыз. Моны укучы да сизәдер”, диде Исмәгыйль Шәрәфиев.

Мөхәррир үзе язарга тиеш түгел

“Татарстан яшьләре”нең мөхәррире үзенең язарга вакыты булмау, аның булырга да тиеш түгеллеге турында да сөйләде.

“Мин бернәрсә дә язмыйм. Ник дигәндә, минем газетта чыга торган материаллар эштә утырганда гына түгел, өйдә укырга да җитәрлек әле. Кызганычка каршы, уку, редакцияләү белән мөхәррирнең вакыты үтеп китә. Аның үзе язып утырырга вакыты юк. Әгәр мөхәррирнең андый вакыты бар икән, димәк редакция белән эшләргә вакыты юк, димәк ул эшләми дигән сүз. Әгәр син үз эшеңнең төбенә җитеп эшлисең икән, башкага вакыт калмый. Һәрхәлдә, минем шулай”, диде Шәрәфиев.

Газетның һәр саны – соңгысы кебек

Исмәгыйль Шәрәфиев юбилей көннәрендә дә киләчәккә планнар кормавын әйтте.

“Мин киләчәккә планнар кормыйм. Безнең киләчәк – бүген. Ягъни киләчәк ул – бүгенге сан, иртәгә чыгачак сан. Мин шулай дип кенә беләм. Без һәр санны иң соңгы сан итеп чыгарырга омтылабыз. Ягъни бүтән мөмкинлек булмаячак, иң яхшы итеп чыгарып калыйк, дип яшибез. Шулай тырышканда да әле таманга гына килә”, ди ул.

* * *

Исмәгыйль Шәрәфиевкә 12 ноябрьдә 60 яшь тула. Ул 1950 елда Казанда туган, 1973 елда Казан дәүләт университетын (КФУ) тәмамлаган. Башта “Татарстан яшьләре” газетында тәрҗемәче, хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары булып, аннары “Идел” журналының җаваплы сәркатибе булып эшләгән. Ә “Татарстан яшьләре”нең башлыгы итеп ул 1990 елда билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG