“Гаиләләр белән эшләү бакчада иң мөһим урынны алып тора”, дип билгеләп үтте бакча мөдире Ольга Решеткина. Берничә ел рәттән гаилә көненә багышланган бәйрәмдә әниләр-әбиләрне катнаштыралар икән. Әле бу чараларда әти-бабайлар сирәк күренә. Алар да оныклары бәйрәменә тартылыр дип ышана мөдир.
Халыкара гаилә көненә багышлап бакчада сәләтле гаиләләр бәйгесе оештырылды. Бәйгедә катнашырга ун гаилә теләк белдергән. Алар төрле милләттән – берничә татар, удмурт, рус гаиләләре. Берничә буын вәкилләре әлеге тантанага бик теләп әзерләнгән. Кайбер гаиләдә сәнгатькә өстенлек бирелә, алар уллары-кызлары белән җырлар, шигырьләр өйрәнгән, кайсы гаиләләрдә кул осталары күп – тегә-чигә, бәйлиләр. Үз эшләрен дә тәкъдим иттеләр.
Әлфия Рәҗәпова оныклары белән бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашмый. Бу чаралар оныклар белән татар телен өйрәнергә, аларны якынрак белергә ярдәм итә дип уртаклашты ул.
Әлфия ханымның кызы Лилия Сәит кызы да шундый чараларның татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштерергә ярдәм итүен, балаларга өлкән буын вәкилләре белән ешрак аралашу, алар арасында җылы мөнәсәбәт булдыру өчен бик кирәк дип җиткерде.
Әлфия Рәҗәпова гаиләләр бәйгесенә оныклары Артем һәм Эльвина белән җыр өйрәнгән. Әбиләре баянда уйнады, оныклары бик тырышып әниләргә багышланган җыр башкарды.
Бакчада татар теле методисты Рәсилә Гатауллина әлеге чарада катнашырга бер генә гаилә дә каршы килмәвен, барлык сорауларга да җентекләп әзерләнүләрен җиткерде.
Алсу Шәйдуллина инде дистә ел бу бакчада тәрбия булып эшли. Хәзер үз сабыен да бирегә йөртә. Бу чарада Алсу Салават кызы оештыручы буларак катнашты.
Булат Мостафин гаиләсе дә бәйгегә бик җентекләп әзерләнгән. Булатның әнисе һәм әбисе уллары белән татар халкының милли ашы чәк-чәк пешерү ысулларын аңлатты. Мостафиннар гаиләсе бәйгедә катнашкан балалар төркемнәренә милли ризыгыбызны бүләк итте.
Саша Багаева гаиләсе күз явын алырдай матур итеп тегелгән һәм бәйләнгән балалар киеме күрсәтте. Сашаның әнисе Светлана бәйләгән киемнәрне күрсәтергә кызчык йөргән төркемнең барлык сабыйлары да катнашкандыр, мөгаен.
Җырлап-биеп, шигырь сөйләп ярыштылар да, күңел дә ачты балалар. Әти-әниләрнең төрле милли киемнәрдән булуы да бәйрәмгә ямь өстәде.
“Халык җырын башкаручы гаилә”, “Шигъри җанлы гаилә”, “Җырлы гаилә”, “Алтын куллы гаилә”, “Сәләтле гаилә” һәм башка номинацияләрдә җиңүче билгеләнде, һәр гаилә бүләкләргә дә ия булды.
Шулай итеп, балалар һәм аларның әни-әбиләре катнашында бик матур кичә узды. Әлбәттә, әлеге чараның катнашучы гаиләләрдә генә түгел, тамашаны күзәтергә килгән гаиләләрдә дә мөнәсәбәтләрне ныгытуга да, һичшиксез, йогынтысы булыр.