2011 елның башында ук “Хәерле кич” тапшыруы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. “Удмуртия” телерадиокомпаниясе эфирында татар иҗтимагый үзәге әгъзалары тырышлыгы нәтиҗәсендә 1991 елның 14 гыйнварендә тапшыру беренче тапкыр пәйда булды.
20 ел дәвамында тапшыру республика татарлары тормышындагы вакыйгалар, милли ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә килеп туган проблемалар, белгечләр белән бергәләп аларны чишү юлларын эзләү турында киң катлам тыңлаучыларга җиткерде. Милләтебез сагында торган тәрбиячеләр, укытучылар эшен яктыртты, бихисап кызыклы шәхесләр белән таныштырды, дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәүнең мөһимлеген аңлатты. Мәдәниятебез-сәнгатебезнең үсеш юлларын күрсәтте. Телевизион тапшыруның иҗат төркеме киләсе елларда да тамашачылар белән бергә булырга ниятли.
2011 ел татар басмасы “Яңарыш” газетасы өчен дә юбилей елы булды – үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Газетаның беренче саны 1991 елның 4 мартында дөнья күрде. “Яңарыш”ның беренче саны листовка рәвешендә чыкса, бүген ул унике битле басма буларак алты меңләп абунәчеләренә барып ирешә. Агымдагы елның җәеннән газетада ай саен дөньяга сибелгән татарлар тормышына багышлап Татарстанда әзерләнгән “Атна” кушымтасы да чыга башлады.
2011 елда татар җәмәгатьчелеге Удмуртия күләмендә милли хәрәкәтнең киң җәелеп китүенең дә 20 еллыгын тантана итте. “Бу уңайдан ТИҮнең сигезенче корылтаенда төрле төбәкләрдән җыелган делегатлар бу дәвердә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады, киләчәккә эш юнәлешенә үзгәрешләр кертте”, диде Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.
2011 ел – Габдулла Тукай елы булып истә калачак. Татар халкының бөек шагыйре юбилеен республикада зурлап билгеләп үтелде. “Шигърият бәйрәмнәре, конференцияләр, танылган шагыйрьләр белән очрашулар – болар барысы да татар теленең әһәмиятен үстерүгә зур этәргеч бирде”, диде Фнүн Мирзаянов.
Удмуртия мәктәпләрендә татар теле укытыла башлавына да 2011 елда 20 ел тулды. Бу уңайдан Ижауда конференция булып узды. Анда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне барладылар. Ике дистә ел алып барылган эшләренә нәтиҗә ясап, бу өлкәдәге проблемаларга тукталдылар. Республика мәктәпләрендә татар сыйныфлары саны кимеде, даими татар сыйныфлары тупланган мәктәпләрнең кайберәүләрендә быел балалар җыелмады. ТИҮ үзенең эшен бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлтәчәк.
Талантлы татар балаларын барлау да гадәткә керде. “Йолдызлар яңгыры” фестивале дә республика төбәкләреннән музыка уен коралларында оста уйнаучы, җырлаучы татар балаларын, сәнгатьле укучыларны җыйды.
Шулай ук милли бәйрәмнәребез татарлар яшәгән төбәкләрдә матур итеп уздырылды. Шул исәптән, Сабан туйларын мисал итеп китерде Фнүн Мирзаянов.
Агымдагы елда республика төбәкләрендә милләттәшләребезнең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча да алга китеш бар. “Татарлар күмәкләп яшәгән авылларда мәчетләр ачылды, Ижау үзәгендә салынып килүче мәчет тә тиздән ачылыр дип көтелә, Балезино районы Падера авылында мәчет ачылды, шушы районның Кистем авылында, Глазов шәһәрендә яңа гыйбадәт биналарына нигез салынды”, диде Фнүн Мирзаянов.