“Бәхет” ансамбле Ижау шәһәренең “Спартак” халыклар иҗаты йорты каршында ун ел элек оештырылды. Аның беренче җитәкчеләре гармунчы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат ага Кәримов һәм Зәмфирә ханым Мусина коллективны яңа килүчеләргә тапшырды.
Хәзер ансамбльне Рәсимә ханым Мифтахетдинова җитәкли. Ул концерт программаларына үзгәрешләр кертте. Яңа елны “Бәхет” ансамбле яңа тамаша белән башлады.
Кичәгә ярты гасырдан артык бергә гомер иткән, милли җанлы балалар тәрбияләп үстергән һәм бүген дә республикада яшәүче татарларның телен саклап калуда, мәдәниятен үстерүдә кулларыннан килгәнчә өлешен кертергә омтылган парларны чакырганнар.
Габдулхак һәм Илсөяр Нәҗиповлар – 50 ел, Равил һәм Әлфисә Һадиевлар – 52 ел, Закуан һәм Венера Нуретдиновлар – 52 ел бергә гомер итә, Рәсимә һәм Сәләхетдин Мифтахетдиновлар 54 ел бергә яшиләр, Әминә һәм Харис Гайфуллиннар 55 ел гомер итәләр, Нәисә һәм Мират Ишмәтовлар 64 ел элек тормыш корганнар.
Нәисә ханым да, Мират ага да “тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килде, әмма бергә барлык авырлыкларны үтәргә җиңел булды”, дип билгеләп үттеләр. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди халык мәкале. Алар бүген балалары, оныклары тәрбиясеннән дә канәгать. Бүген зур сөенечләре оныкларының биш нәние. Дүрт малай иде, хәзер кызчыгыбыз Әминәгә бер ай", дип шатлыклары белән уртаклашты Ишметовлар.
Ишмәтовлар республикада танылган гаилә. Нәисә ханым Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, 60 елдан артык гомере сәхнә белән бәйле, халкыбыз җырларын, композиторлар әсәрләрен моңлы итеп башкара. Тамашачылар белән әле берничә ел элек Мират ага белән тормыш итүләренә 60 ел, үзенең сәхнә тормышының 50 еллыгын билгеләп үткәннәр иде.
Мират ага – сугыш ветераны. Ул озак еллар Ижау шәһәренең Ленин районында сугыш ветераннары оешмасын җитәкләде. Габдулхак Нәҗипов, Рәсимә Мифтахетдинова, Равил Һадиев, Әминә Гайфуллина “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләре. Закуан Нуретдинов Удмуртия татарларының милли басмасы “Яңарыш” газетасына нигез салучылар арасында булды, берничә ел газетаның мөхәррир вазифасын башкарды.
Рафаил ага белән Хәдичә ханым Гафаровлар да тормышларыннан канәгать. Ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген яшәү өчен барлык шартлары булган үзләре салган өйдә гомер итәләр.
Тамаша “Бәхет” ансамбле әгъзалары әзерләгән “Кыз урлау” дип аталган күренештән башланды.
Шушы күренештән соң сәхнәгә илле елдан артык бергә гомер иткән парларны чакырдылар. Һәрберсе турында бераз мәгълүмат җиткерделәр.
Үрнәк парларны Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов котлап, истәлеккә бүләкләр бирде.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова да сокланырлык тормыш иткән парларны котлап, бүләкләрен тапшырды.
Тамаша концерт номерлары – җырлар, биюләр белән генә чикләнмичә, театральләштерелгән күренешләр белән дәвам итте.
Әлеге кичәдән тамашачы күңелләре тулы хисләр белән китте.
Шагыйрь Гыймран Сафин оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шул ук вакытта газетада, теле-радио тапшыруларда шушындый үрнәк гаиләләр турында күбрәк язмалар әзерләргә, тапшыруларда күрсәтергә тәкъдим итте.