Болгар тарихи тыюлыгында 12 метрлы канатлы барс сыны кую ниятенә татар җәмәгатьчелендәге ризасызлык Болгарны төзекләндерү өчен җаваплы “Яңарыш” фондында үткән киңәшмәдә каралды.
“Яңарыш” җитәкчесе Миңтимер Шәймиев үткәргән киңәшмәдә Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, Казан Кремле тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов, Казан университетының тарих кафедрасы мөдире, академик Индус Таһиров, Татарстан мөселманнары дини идарәсенең укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Якуп, археолог Фаяз Хуҗин, җурналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли катнашты.
Бурят сынчысы Даши Намдаковның бронзадан коелган канатлы барс сынын 21 майда, Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итү көнендә Болгар тыюлыгында урнаштыру тәкъдиме мөселманнарның бер өлешендә ризасызлык уяткан иде.