Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Тирә-як мохитны саклау елы тамгасы сайланды


Башкортстанда тиздән башланачак Тирә-як мохитны саклау елы тамгасы дип саф су тамчысы һәм ак бөркет сурәтләнгән рәсем сайланды.

Башкортстанда 2013 ел, президент Рөстәм Хәмитов фәрманы белән Тирә-як мохитны саклау елы дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан, һәр елдагыча, елның тамгасын әзерләү өчен, рәссамнар арасында иҗат бәйгесе дә игълан ителде. 28 декабрь көнне бу бәйгенең җиңүчесе дә билгеле булды.

Тирә-як мохитны саклау елы тамгасы
Тирә-як мохитны саклау елы тамгасы
Тирә-як мохитны саклау елы уңаеннан аның тамгасын эшләү максатында игълан ителгән иҗат бәйгесенең йомгаклау өлешенә өч дистәдән артык рәссамның эш үрнәкләре сайлап алынган булган. Шулар арасыннан иң яхшысы дип башкорт телендә нәшер ителүче “Башкортстан” газеты рәссамы Нәсих Халисовның иҗат эше танылган. Аның әсәрендә саф су тамчысы янында ак бөркет сурәтләнгән.

Киләсе елны Башкортстанда тирә-як мохитны саклау елы дип игълан итүне күпләр бик вакытлы дип саный. Ни өчен дигәндә, республикада экология торышы соңгы елларда аеруча хафага сала. Һаваның, елгалар һәм күлләрнең пычрануы өстенә, көндәлек тормыш калдыклары бермә-бер арта, алар теләсә кая ташлана һәм тиешенчә юк ителми. Халыкта үз яшәгән урынын чиста тоту мәдәнияте дә җитешми. Ә инде Тирә-як мохитны саклау елы өчен өстәмә акчалар бүленү һәм бу мәсьәләгә игътибар арту көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә күпмедер этәргеч бирер дип өметләнергә кирәк.
XS
SM
MD
LG