Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Төбәкләрне эреләндерү референдум аша гына хәл ителергә тиеш”


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

“Беләсезме, бернинди дә куркынычы юк. Канун нигезендә, бүгенге көндә нинди дә булса конкрет төбәкләрне эреләндерү кебек мәсьәләләр референдумга чыгарылырга тиеш. Күчә торганнарга да, калучыларга да халык үз фикерен әйткәннән соң гына ниндидер хәрәкәтләр булырга мөмкин. Бу мәсьәлә республикадан тормый. Ләкин аның икенче ягы бар. Республиканың кайбер чикләрен яңадан карарга кирәк. Ульян өлкәсеннән мәсьәлән берничә авыл безгә кереп, безнең территориядә калган электән үк. Әгерҗегә Удмуртиядән һәм киресенчә безнекеләр Удмуртиядә калган авыллар бар", диде Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенконың "83 субъект Русия өчен күп, аларның кайберләрен эреләндерү көтә", дигән сүзләре җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды.


Икътисади күзлектән караганда кайбер көчсез субъектларны берләштерүнең уңай нәтиҗәсе булырга мөмкин. Русия Президенты В.Путин узган елның 20 декабрендә узган матбугат конференциясендә шулай дигән иде.

Көчсез субъектлар дигәндә иң элек Липецк, Пенза, Иваново кебек өлкәләр күздә тотыла, ди Россия фәннәр академиясенең антроплогия һәм этнология институты директоры Тишков. Моннан тыш Төмән, Ханты-Манси һәм Ямало-Ненецк автоном округларын берләштерү турында да сүзләр күптәннән йөри. Берләштерелергә мөмкин төбәкләр исемлегендә әлегә Идел буе федераль округындагы милли республикалар юк.

Путин регионнарны эреләндерү милли мәсьәләләрне кузгатырга тиеш түгеллеген әйтте.

XS
SM
MD
LG