Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган демократик яңарышлар игълан итте


Рәҗәп Таййип Эрдоган 30 сентябрьдә демократик яңарышлар игълан итә
Рәҗәп Таййип Эрдоган 30 сентябрьдә демократик яңарышлар игълан итә

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган кеше хокукларына багышланган яңарышлар тәкъдим итте. “Демократик пакет” дип аталган програмны ул “тарихи вакыйга, мөһим адым” дип атады.

Яңарышларның зур өлеше Төркиядә көрдләр һәм башка милли азчылыкларның хокукларын яклауга каралган. Шәһәрләргә хәзердән төрек исемнәре генә түгел, ә көрд телендә дә исемнәр бирергә рөхсәт ителәчәк. Кулланылышы тыелган өч көрд хәрефе кире кайтарылачак.

Шулай да көрдләр яклы булган Тынычлык һәм демократия партиясенең рәсми вәкиле Гөлтән Кисана сүзләренчә, тәкъдим ителгән яңарышлар көрд-төрек каршылыгын ахыргача бетерер өчен җитәрлек түгел.

Әлеге реформалар илдәге көрд-төрек низагын бетерүгә каралган. Дистәләгән елга сузылган көрд баш күтәрүчеләре һәм хакимият гаскәрләре арасындагы бәрелешләр 40 мең кешенең гомерен өзде. Көрдләр исә Төркия халкының 20 процентын тәшкил итә. Эрдоганның тәкъдиме аның үзе өчен дә шактый мөһим, чөнки аны тиздән президент сайлаулары көтә.

Премьер тәкъдимнәренең тагын берсе – Төркиядә дәүләт оешмаларында хатын-кызларга хиҗап кию тыюын бетерү. Бу хакимият фиркасе АКПның күптәнге максаты.

“Бу яңалык хатын-кызлар киеменә генә түгел, ирләрнекенә дә кагылачак. Мондый тыюлар дин ирегенә каршы килә”, - ди Эрдоган.

Шулай ук ул сәяси партияләргә парламентка үтү өчен куелган таләпләрне киметергә тәкъдим итә. Элек ул 10 процент тавыш булса, хәзер аны 5кә кадәр киметү күздә тотыла.

Европа Берлегенең киңәю өчен җаваплы комиссары Штефан Фүле исә яңа програмны уңай бәяли һәм аның киләчәктә Төркиядә күп кенә әһәмиятле мәсьәләләргә уңай йогынты ясаячагына өметләнә. Европа Берлеге комиссиясе вәкиле Питер Стано тәкъдимнәрнең Төркиядә гамәлгә ашырылуын җентекләп күзәтәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG