Узган гасырның 80нче еллар ахырында, милли хәрәкәт яңа үсеш алып, Русиянең төрле төбәкләрендә үзешчән сәнгать коллективлары оешып эшли башлады. Кайбер коллективлар быел эшчәнлекләренең 25 еллыгын билгелиләр.
1989 елда Омскида беренчеләрдән булып “Умырзая” татар-башкорт, Большеречье районының Үләнкүл авылында “Наза” ансамбльләре төзелеп, эшләп киттеләр. Аннары төрле елларда Большеречье район үзәгендә “Болгар”, Усть-Ишемдә “Чишмә”, Колосовкада “Мәхәббәт”, Тарада “Нур”, әлеге районның Олы Уыш авылында “Дуслык” ансамбльләре һәм башка төркемнәр төзелеп, эшли башладылар.
"Умырзая" һәм “Наза” коллективлары быел даими эшләп торуларының 25 еллыкларын билгелиләр. Чаралар тантаналы концерт-кичәләр рәвешендә зурлап үткәрелә.
“Наза” ансамбле 1989 елны авыл клубы мөдире Лотфия Жунусова тырышлыгы белән оеша. Лотфия ханым ансамбль белән 19 ел җитәкчелек итә. Шул вакыт эчендә ансамбль “халык” исеменә лаек була, күп төрле фестиваль, конкурсларда төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәре яулый.
"Наза" ансамблендә даими эшләүче 15 кеше бар. Алар җирле фольклор, этнографик материал җыю белән җитди шөгыльләнәләр. Ансамбльнең репертуары нигездә себер татарларының борынгы җырларыннан, гореф-гадәтләреннән, халык биюләреннән тора.
Эзләнүләр, табышлар, уңышлар
Себер якларында җырланган халык җырларын ничек эзләп табулары турында Лотфия Жунусова болай сөйли:
- 1988 елны мин авыл клубында мөдир булып эшли башладым. Бер елдан мине Казанга фольклор коллективлар семинарына җибәрделәр. Шунда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Илгиз абый Кадыров “Мин 1969 елны Үләнкүлдә булдым, анда фольклор юк”, диде. Бу сүз минем йөрәгемә пычак кадаган кебек булды.
Казаннан кайткач, ул вакыттагы авыл хакимияте башлыгы Зыятдин Чкмаров белән авыл хакимияте бинасына әбиләрне җыйдык. Чәй өстәле артында сөйләшеп, җырлашып утырдык. Шунда мин әбиләрдән күп кенә борынгы себер ягында җырланган җырларны ишеттем. Алар минем күңелгә хуш килеп, аларны өйрәнеп калдым һәм “Наза” ансамбле төзелгәч, үзебезнең репертуарга керттем.
2007 елны миңа хатын-кызлар форумына барырга насыйп булды. Шунда мин Илгиз абый янына керми кала алмадым. Аңа борынгы халык җырларын җырлап күрсәттем. Илгиз абыйның исе китте. “Аларны мин таба алмаганмын икән”, диде. Минем күңелемдә нинди шатлык һәм горурлык хисләре туганын белсәгез икән” ди Лотфия ханым.
Аннары Лотфия ханым “Наза” ансамблендәге ханымнар белән борынгы җырны – “Шәм-Шәриф”не җырлап күрсәтте. Башлап җырлаучы – Лотфия ханым үзе. 2008 елны ансамбльгә җитәкче булып Нәҗибә Щербагина килә. Аның җитәкчелегендә коллектив тагын да зуррак уңышларга ирешә: 2010 елны үткән “Түгәрәк уен” Бөтенрусия фольклор фестивалендә “Йон тетү йоласы” белән чыгыш ясап, гран-при бүләгенә, 2011 елны халык иҗатын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен Омски өлкәсенең “Иң яхшы иҗат коллективы” дигән исемгә һәм губернатор премиясенә лаек була.
Коллектив белән эшли башлавының беренче көненнән Нәҗибә ханым ансамбльгә алмаш әзерләү өстендә эшли. Аның тырышлыгы белән авылда “Салават күпере”, “Гөлләр”, “Энҗе”, “Сәйлән”, “Бәбиләр” һәм “Авыл егетләре” төркемнәре төзелә. Аларның кайберләре белән җитәкчелек итүне Рушания Дәүләтбагина, Рифат Авазов, Әлфия Муратова үз өсләренә алдылар Бу төркенәр бүгенге көндә дә уңышлы эшләп киләләр.
“Наза” ансамбленең юбилей кичәсе
“Наза” ансамбленең юбилей кичәсе авылда клуб булмау сәбәпле, мәктәпнең актлар залында үтте. Анда рәсми кунаклар - район хакимиятенең мәдәният бүлегеннән булдылар. Омскиның өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләреннән һәм “Умырзая” ансамбленнән дә вәкилләр булды. “Наза” ансамблен юбилее белән котларга авылдашлары да зал тутырып килгән иделәр.
Кичәне алып баручы - район татар мәдәният үзәге җитәкчесе Зәлифә Рахмангулова: “Дөньяда иң изге мизгел – сызылып таңнар ату, уяна иң гүзәл хисләр – үз халкыңны ярату” дигән шигъри юллар белән башлап җибәрде. Һәм, әйтергә кирәк, ике сәгатьтән артык барган юбилей-кичәсе, тамашачыларны ялыктырмыйча, бер гүзәл мизгел булып, сизелмичә, үтеп китте.
Кичәдә тәбрикләү чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Беренчеләрдән булып юбилее белән ансамбльне авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина тәбрикләде.
“Наза” ансамбленең авыл тарихына керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Аларның төрле бәйгеләрдә яулаган дипломнары гына да санап бетергсез. Моннан 25 ел төзелгән ансамбль, аллага шөкер, бүгенге көндә дә эшләп тора. Мин аларның тагын озак еллар эшләүләрен теләр идем. Рәхмәт сезгә, назалылар, Сез авылыбызның данын бөтен илебезгә тараттыгыз”, диде. Ләйлә ханым ансамбльгә авыл хакимиятенең котлау хатын тапшырды һәм өстенә “25 ел” дип язган зур торт бүләк итте.
Аннары “Наза” коллективын юбилее белән район хакимиятенең мәдәният бүлеге хезмәткәре Ирина Устюжанина һәм район мәдәният йорты директоры Валентина Сидорова тәбрикләде. Алар ансамбльгә һәм коллективның кайбер кешеләренә: Ильфрида Нәүрузовага, Сәвия Абубакировага, 55 яшьләре тулу һәм ансамбльнең юбилее уңаеннан район мәдәният бүлеге җитәкчесенең мактау кәгазьләрен тапшырдылар.
Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Зәлифә Рахмангулова да коллективны юбилее белән тәбрикләде. “Без ансамбль белән инде озак еллар кулга-кул тотынып эшлибез. Татар үзәге оештырган бер генә чара да ансамбль катнашлыгыннан башка үтми. Тагын озак еллар бергә-бергә халкыбызга хезмәт итәргә язсын”, диде. Аннары ул ансамбльнең һәр әгъзасына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шунысы да күркәм булды, “Наза” ансамблен котларга балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килгән иделәр. Аларның тәбрикләве җырлы-биюле күренеш рәвешендә булды.
Юбилее белән коллективны Үләнкүл акционерлык җәмгыяте рәисе Наилә Кармушакова, мәктәп директоры Вәли Даүләтбагин, Омскидан килгән кунаклар һәм башкалар тәбрикләде. Барсы да “Наза” ансамбленең авылның мәдәни үсешенә керткән өлешенең искиткеч зур булуына басым ясадылар, киләчәктә коллективның тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.