"Аулак өй"гә яшьләр бик күп килгән иде.Тамаша залында милли киемле кызлар, егетләр дә бар иде. Очрашу, мәдәни үзәктә “Газиз” театры режиссеры Тәнзилә Хөснетдинова һәм үзешчән артист Рафаэль Закирҗанов катнашында театрлаштырып башланып китте. Әни-әниләрен кунакка озаткан кыз, аулак өйгә дусларын чакырды. Тамаша залыннан милли киемнәрдән булган кызлар күтәрелде һәм егетләр дә килеп җитте. Алар барысы да мәдәни үзәк түгәрәкләренә йөрүче яшьләр иде. Алар "Челтәр элдем читәнгә” дигән дип аталган җырлы бию башкардылар. Очрашуны Динар Сәлахов белән Денис Мәгъдәнов алып барды. Динарның “Татарином быть модно” дигән сүзләр язылган күлмәге дә игътибарсыз калмады.
Беренче бәйгене алар татар әлифбасында ничә хәреф бар, татар хәрефләре нинди, кем белә дигән сораудан башладылар. Тамаша залында татар телен белүчеләр байтак булып чыкты. Алар татар хәрефләренә башланган күптөрле сүзләрне дә таптылар. Җүңүчеләргә бүләкләр дә бирелде.
Икенче бәйгедә кем татарча чиста сөйләшә, ә кем аңлый гына, кем сөйләшә, ләкин нәрсә сөйләгәнен аңламый дигән ярым шаярту сораулары белән кичәне бик җанлы, кызыклы итеп алып бардылар Денис белән Динар. Хәтта сүзләр бирелеп, алардан шигырьләр дә яздылар уенга каташкан яшьләр. Бәйге сорауларына җавап бирүчеләрдән, Мәскәүгә кайсы төбәктән килдегез, дип тә сорадылар. Әлбәттә, тамашага килгән яшьләр Мәскәүгә бүген генә килмәгәннәр. Алар биредә укыйлар, эшлиләр. Шулай да мәскәүләргә караганда, читтән килгәннәр күбрәк тоелды. Казан,Чаллы, Бөгелмә, Мари иле, Башкортстан, Юлюзән һәм башка күп кенә төбәкләрдән бар иде яшьләр.
Татар телен белү һәм сөйләшү һәр кешегә дә бирелгән, тик теләк кенә кирәк, диделәр алып баручылар. Һәм алар татар яшьләре каршысына Казанда татар телен өйрәнүче ике егетне – берсе милләте белән япон булган, инде өченче ел Казанда татар филологиясен өйрәнгән Юто Хишияма һәм фин егете Робин Истонны чакырдылар. Алар саф татар телендә, бернинди акцентсыз үзләренең ничек татарча сөйләшергә өйрәнә башлаулары турында сөйләделәр.
Юто, мин Япониядә төрек телен өйрәнә башлаган идем, интернетта “Аерылмагыз” дигән татар җырын тыңладым да, татарча өйрәнәсем килде, диде. Хәзер инде өченче ел Казанда укыйм дип, татарча күп кенә сорауларга җавап биреп, Мәскәү татар яшьләрен шаккаттырды. Ютоның “Казанда укуым якты хәтирә булып калачак” дигән сүзләрен ишеткәч, бу чынлап та япон егетеме соң, бәлки татардыр дип тә уйлап куйдым. Ә Робин Истон “Мин Казанга рус теле өйрәнергә дип килгән идем, хәзер инде русча беләм, татарча белән дә кызыксына башладым”, диде.
Шулай итеп, татар телен өйрәнер өчен чикләр юк икән дигән нәтиҗә ясадылар катнашучылар. Шулай ук тамашада ТНВ каналында күрсәтелә торган “Тәрҗемә ит” уены да уйналды.
Чаллы егете Илнур Гарифуллин белән Динар Сәлахов сәхнәдән икесе ике артист – берсе Айдар Галимов, икенчесе Салават Фәтхетдинов булып, аларга пародия дә күрсәттеләр, җырладылар. Бик охшаш килеп чыкты, аларны алкышларга күмделәр.
Очрашуның тагы бер кунагы “Голос” дип аталган телепрограммада катнашучы яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова булды. Ул балалар өчен "Голос"та җиңгән, Пелагея дигән җырчы аның остазы булган дип сөйләде әнисе.
Концерттан башка күп төрле уеннар да узды. Яшьләр бик теләп катнаштылар.
Яшьләр бу очрашуга бик күп килгән иделәр. Контактта “Татары и татарочки” сәхифәсен оештырган Илдар Фәйзуллин 4 яшьлек һәм 3 айлык ике улы белән килгән.
14 февральдә узган ул очрашуны оештыручылар Гашыйклар көненә багышлап уздырабыз дисәләр дә, татар кызлары егетләре бездә андый бәйрәм юк бит, без аулак өйгә килдек, диделәр.
Тамашадан соң барлык кунакларны да чәй өстәленә чакырдылар. Кичәне оештыручыларның берсе булган Римма Гомәрова гына борчылып: “Очрашуны иртәрәк төгәлләргә туры килде. Тагы ярты сәгатьлек программабыз бар иде. Ишек төбендә торучы каравылчы менеп таралышырга сорады, мәдәни үзәк җитәкчеләре үзебезгә түгел, аның аша программаны кыскартырга дип әмер биргән”, диде.
“Бердәмлек” оешмасының яшьләр белән очрашу программалары күп төрле. 21 февральдә мәдәни үзәк китапханәсендә алар Мәҗит Гафури иҗатына багышланган очрашу уздырырга да җыеналар.