Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да Җиңү парады узды


Казанда Җиңү бәйрәме котланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

9 майда Казанда Советлар берлегенең икенче дөнья сугышында наци Германиясен җиңүенең 70 еллыгы зурлап котланды. Ирек мәйданында бу уңайдан Җиңү парады оештырылды.

9 май иртәсендә Татарстан дәүләт җитәкчеләре башта Архангель зиратына барып сугышта һәлак булган Татарстан ватандашлары хөрмәтенә чәчәк салды. Аннан җиңүнең 70 еллыгына махсус яңартылган Җиңү паркын ачты. Төшкә таба исә Ирек мәйданында Җиңү парады оештырылды.

Чараны Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

"Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше катнашты, шуларның яртысы әйләнеп кайтмады. Якташларыбызның 200 меңнән артыгы орден-медаль иясе, 250дән артыгы Советлар берлеге каһарманы һәм Дан ордены тулы кавалерлары. Без алар белән ихлас горурланабыз. Безне яклаган кыю солдатлар һәм чыдам тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез", дип белдерде ул, татар һәм урыс телендә чыгыш ясап.

Чара башында Мәскәүдәге Җиңү парады да күрсәтеп алынды. Сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык һәм Русия гимны аякөсте тыңланды. Аннан соң Казандагы хәрби бүлекләр катнашында хәрби парад узды. Шулай ук Казандагы аз санда булса да хәрби техника күрсәтелде. Хәрби парадны исә, ретро автомобильләр йөреше тәмамлады.

Алданрак Татарстан мәгълүмат чараларында Казандагы Җиңү бәйрәме чаралары өчен 50 миллион сумнан күбрәк акча тотылуы әйтелгән иде.

9 май-Җиңү бәйрәме бүген кичке унда салют ату белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG