Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тарихчы Раил Кузеев җидетомлыгының беренчесе дөнья күрде


Уфада тарихчы Раил Кузеевка куелган һәйкәл
Уфада тарихчы Раил Кузеевка куелган һәйкәл

Тарих фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясе әгъза-хәбәрчесе булган Раил Кузеев хезмәтләрен Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгарырга ярдәм итә.

30 сентябрьдә Уфада чыгасы җиде томның беренчесе тәкъдим ителде.

“Раил Гомәр улы Кузеев исеме - безнең республиканың горурлыгы. Ул - этнография үсешенә зур өлеш керткән, республикабызда, Уралда, Идел буендагы халыклар хәрәкәтен тасвирлаган, үрнәк алырлык шәхес”, диде Хәмитов.

2015 ел беткәнче, Кузеевның тагын ике томын нәшер итергә җыеналар. Калган дүрт томны 2016 елда бастырмакчылар.

Раил Кузеев 1929 елда Башкортстанның Чишмә районы Әмин дигән татар авылында дөньяга килә. Башкорт дәүләт университеты тарих факультетын тәмамлый. Фәнни эшчәнлеген халыкларның рухи һәм матди мәдәниятен өйрәнүгә багышлый.

2005 елның 2 августында 76 яшендә Уфада вафат була.

XS
SM
MD
LG