Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм валенсия телләренең хәле охшашмы?


Бернард Монот
Бернард Монот

Франция тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе Бернард Монот татар телендә махсус Азатлык өчен әзерләгән язмасында валенсия теленең тарихы, хәзерге хәле белән таныштыра һәм аны татар теле белән чагыштыра.

Баск (eskuara), каталан (català) һәм галисия (galego) телләре кебек үк, валенсия теле (valencià), испан теле белән беррәттән, үзләренең тарихи, автоном төбәкләрендә кулланыла. Валенсия төбәгендә испан телле районнарны санамаганда, валенсия теле мәгариф өлкәсендә дә кулланыла.

Гадәттә, валенсия телен каталан теленең бер диалекты дип атыйлар. Чыннан да, алар бик охшаш. Валенсиялеләрнең иң күренекле реформаторы, католик рухание Льюис Фульана Мира (Lluis Fullana Mira) да башта шундый фикер йөрткән иде. XIX гасыр ахырында каталан теле югары даирә кешеләре, әдәбият теле булып, ә валенсия теле тик авылларда, гади халыкта аралашу теле булып саналган. Испания хакимияте астындагы шәһәрләрдә испан (ягъни кастилия теле) тиз тарала башлый.

Валенсия төбәгендә телне белү дәрәҗәсе
Валенсия төбәгендә телне белү дәрәҗәсе

Әмма 1914 елда Барселонага килгәч, Льюис Фульана Мира валенсия һәм каталан телләренең аерым телләр булуын аңлаган. 1915 елда валенсия теленең беренче грамматикасы нәшер ителә.

Валенсия милләтенең тарихы борынгы: соңгы гарәп әмире Заянның җиңелүеннән соң (1238 ел), Арагон патшасы Һәимә беренче Валенсия патшалыгын корган. Испаниянең берләшүеннән соң (1492), бу патшалык 1707 елга кадәр сакланып калган. 1707дә исә Испания тәхетенә килгән Бурбон нәселе, Франциядәге центризмнан үрнәк алып, Валенсия патшалыгын юкка чыгарган. Франко диктаторы режимы вакытында да җирле телләр тыелган булган. Бу валенсия теле язмышына зур зыян салган.

Демократия чорына килгәндә, 1982 елда Испания конституциясе, 2006 елда Валенсия конституциясе кабул ителә. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында валенсия телен укыту мәҗбүри була башлады.

Тик шатланырга иртә, 2016 елның 7 октябрендә “Леванте” гәзите чыгарган күзәтүдә валенсия телен өйрәнү елга нибары 0,25% арта диелгән. Бу, әлбәттә, бик түбән күрсәткеч. Күзәтүдә 2011 елда валенсия телендә халыкның нибары 29%-ы гына белем алган, 2014 елда исә бу күрсәткеч 30%-ка менгән. Мондый тизлек дәвам итсә, валенсия телендә халыкның яртысы нибары ... 2094 елда гына белем алачак.

Валенсия телендә язылган мәкалә
Валенсия телендә язылган мәкалә

Валенсия телен артык өйрәнү теләге юк, чөнки аны "авыл теле" дип атыйлар. Каталан теле белән чагыштырганда, валенсия телендә гәзитләр юк. Бары тик берничә җирле испан гәзитендә валенсиячә язылган бер-ике мәкалә бар.

Һәм татар, һәм валенсия теле "караңгы чор"ны узган. Валенсия теле өчен Бурбон патшалары идарә иткән авыр чордан соң Франко идарә иткән фашизм режимы килә. Бары тик 1975 елда демократия барлыкка килүдән соң тел тәртипкә килә башлады, ләкин әлегә хәлләр бик мөшкел.

Татар теле өчен дә авыр чорлар күп булган. Һәм патша хакимияте тарафыннан, һәм Советлар дәүләтендә дә күңелсез вакыйга, хәлләр, тыюлар күп булган. Кырым татарларын тиран һәм диктатор Сталин тарафыннан сөргенгә җибәрүен генә искә төшерү җитә.

Валенсиядә бары тик испантелле җәмгыятьләр бар, алар үз балаларының валенсия телен өйрәнүләрен теләми. Бу Татарстандагы вазгыятькә нык охшаш. Кызганыч ки, валенсия теле зур куркыныч астында, аны укыту авырлаша, телне өйрәнергә теләүчеләр азая бара. Мондый хәл татар теле өчен бер кисәтү булса иде.

Бернард Монот, Испания

Бернард Монот – Франциянең тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, көнчыгыш илләр бүлегендә хезмәт итә. Ике тапкыр өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар. 1977 елдан 2014 елга кадәр төрле илләрдәге Франция илчелекләрендә эшли. 2014 елдан – лаеклы ялда. Италия җөмһүриятенең лаеклы кавалеры ордены (1998), Португалия-Гарәп илләре хезмәттәшлеге оешмасы истәлек медаленә (2008) ия булган. Лаеклы ялда татар телен өйрәнә.

Валенсия теле – Испаниянең автоном Валенсия җәмгыяте теле. Кайбер галимнәр тарафыннан каталан теле диалекты булып санала, кайберәүләре тарафыннан аерым тел дип исәпләнә. Гомуми сөйләшүчеләр саны – якынча 2,4 млн кеше.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG