Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус һәм Төркия президентлары Минскида җәмигъ мәчетен ачты


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган (сулда) Беларус мөфтие Әбүбәкер Шабанович (у) аңа бүләк иткән Коръәнне үпте. Аннан соң аны Беларус президенты Александр Лукашенко да үпте.
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган (сулда) Беларус мөфтие Әбүбәкер Шабанович (у) аңа бүләк иткән Коръәнне үпте. Аннан соң аны Беларус президенты Александр Лукашенко да үпте.

11 ноябрьдә Минскида 2004 елдан бирле төзелеп килгән җәмигъ мәчетен ачу тантанасы үтте. Анда Беларус һәм Төркия президентлары Александр Лукашенко белән Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашты. Мәчет төзелешен тәмамлау өчен акчаны Төркиянең дин эшләре идарәсе биргән.

Ачылу тантанасында чыгыш ясаган Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган "Мински мәчете Беларус һәм Төркия халыкларының дуслыгын чагылдыручы билге булачак" дип белдерде.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мински хакимиятләре мәчет төзелеше өчен җирне 1992 елда бүлеп биргән булган, 1997 илдә аңа нигез ташы салынган. Гыйбадәт йортын салу эше 2004 елда гына башлана һәм 2010 елда, акча җитмәү аркасында туктап кала. Төркия финанс ярдәме белән мәчет төзелеше яңартыла һәм тулысынча төзелеп бетә.

Мински җәмигъ мәчете берьюлы 1,5 мең ярым кеше сыйдыра ала. Бу Беларус башкаласында булган бердәнбер мәчет.

Ачылу тантанасыннан соң Эрдоган яңа мәчеттә җомга намазын укыды дип хәбәр итә Беларус рәсми хәбәр агентлыклары.

Беларуста 20 мең мөселман бар дип санала.

XS
SM
MD
LG