Change.org сәхифәсендә урнаштырылган "Татарстанда Казансу һәм Иделгә ком түшәүне туктатыгыз" дигән онлайн-петиция 50 меңнән артык имза җыйган.
"Илдә без 50 мең! Бу саннарны күргәч, мин кешеләргә һәм киләчәгебезгә ышанам. Петициягә имза куйган һәр кешене күз алдына китерергә тырышам. Идел яшәсен өчен имза куйган һәр кешене! Илнең киләчәген билгели торган бөек елгабыз. Миллион ярым кеше яши торган шәһәрнең киләчәген билгеләүче Казансуыбыз. Һәм өч асның (горностай) гомерен билгеләүче елга буендагы әрәмәлек. Мин һәркемне күз алдына китерәм һәм зур рәхмәт әйтәсем килә!", дип яңарткан петицияне аның авторы Юлия Фәйзрахманова.
Петиция дүрт ай элек чыгарлыган булган, ләкин 26 ноябрьдә Конфедерация кубогына җирәбә уздыру көнне активистларны тоткарлаудан соң яңартылгач кына ул дистәләрчә мең имза җыйган.
Ул көнне "Казан-Арена" стадионы янында Казансуны корыту һәм әрәмәлекне бетерүгә каршы чыгучы активистларны полициягә алып киткәннәр иде.