Азатлыкка билгеле булганча, Идел буе хәрби мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эшендә "ТүбәнКамаНефтехим"га 2013 елда җибәрелгән ракеталарга бәйле өлешенә карата тагын ике экспертиза уздыруны кире кага. Бу хакта мәхкәмә эше белән таныш чыганак хәбәр итә.
Берничә ай элек Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды. Тугыз кеше террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү белдергәнчә, Рамиль Абитов, Марат Сабиров һәм Айрат Ситдыйков 2013 елның ноябрь уртасында Чистайдагы бер базада биштән дә ким булмаган шартлаткыч җиһаз ясаганнар.
"14-15 ноябрьдә Рафаэль Зарипов, Айрат Ситдыйков һәм Сабиров кушуы белән Шәйдуллин шартлаткычларны Ситдыйков машинасына төягәннәр һәм 15 ноябрь иртән Чистайдан Түбән Камадагы "Татнефть" ягулык станциясенә алып килгәннәр. Биредә Зарипов, Сабиров, Ситдыйков, Шәйдуллин һәм аларга кушылган Миңгалиев белән Нәҗипов шартлаткычларны урнаштырган. Аларның дүртесе "Түбән Кама Нефтехим"га атылган", диде октябрьдә беренче мәхкәмә утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.
Эштә металл тикшерү экспертизасы бар, ләкин анда белгеч тикшерүченең базада һәм "ТүбәнКамаНефтехим" янындагы урманда табылган калдыкларның төзелеше нинди дигән сорауга җавап бирми. Мәхкәмә әлеге вакытта кабаттан экспертиза ясау турындагы мөрәҗәгатьне кире какты.
Икенче бер экспертиза видеоязма белән бәйле. Әлеге видеоязмада, имеш, Айрат Ситдыйковның ИЖ "Ода" машинасында Түбән Камага таба барганы күренә. Чыганак сөйләвенә караганда, видеоязмада машина ачык күренми.
Сак астындагы Ситдыйков һәм аның яклаучысы видеоязмада монтаж булмады микән дип кабаттан экспертиза уздыруны сорый. Ә уздырып булмаган очракта, язманы эштән алып куюны үтенә. Ләкин мәхкәмә мөрәҗәгатьне кире кага, белгеч видеоның сыйфатын яхшырта алмады, машинаның нинди маркада булуы, төсе һәм зурлыгы турында җавап бирә алмады дип белдерә.
Дүшәмбе, 26 декабрьдә "Чистай җәмәгате" эше нигезендә быел соңгы утырыш булырга тиеш иде. Ләкин ул бер яклаучы авырып китү сәбәпле, киләсе елның 11 гыйнварына күчерелде. Әлеге вакытта мәхкәмә яклаучыларның шаһитләреннән сорау ала.