Али Якуповны 2013 -2015 елларда канунсыз эзәрлекләүләр өчен аңа 100 мең сум күләмендә рухи зыян компенсациясе түләү карары чыкты. Коръән-хафиз ике миллион сум сораган булган.
Али хәзрәтнең проблемнары 2012 елның ноябрендә башлана – аның мәхәлләсендә булган өч бабай аны ничек тә урыныннан төшереп, үз кешеләрен, Абүбәкер Бикмаевны куймакчы була. Алар Али хәзрәт турында бик күп ялган тарата, төрле инстанцияләргә - район хакимияте, ФСБ, прокуратура, полиция, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкаларга ялган хатлар яза.
Моннан соң мәчеткә яшерен рәвештә тыңлау һәм тавыш яздыру җайланмасы куялар. Шул язуларны тыңлаганда бер хәдис нигезендә Якуповны экстремизмда гаепләп полициягә ялган гариза язалар.
Полиция бу гаризаны тикшерә, аңа кул куйган 30 кешедән 27 кеше үз имзаларыннан баш тарта. Җинаять эше ачылмый, шуның белән туктала.
Ләкин район башлыгы, Пенза хакимиятләре Якуповка һәм аның мәхәллә мөселманнарына басымны дәвам итәләр, астыртын гамәлләр кылалар.
Мөселманнар моны сизгәч 2013 елның маенда җыелыш үткәрәләр, анда бу хәлләрне фаш итәләр һәм мөфти Тәлгать Таҗетдин идарәсеннән чыгып мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге мөфтияткә күчәргә карар кылалар.
Пенза хакимиятләренең моңа ачуы чыга, Таҗетдин 22 майда Уфада дини җитәкчеләр белән очрашу вакытында Идел буе федераль бүлгесе башлыгы Михаил Бабичка радикалларның Урта Әләзәндә мәчетне тартып алырга теләүләре турында зарлана һәм шуннан соң Якуповка гаепләүләр тагыла.
Ээкстремизм гаепләүләре нигезендә әзерләнгән кәгазьләрне архивтан алып, яңадан эшкә җибәрәләр. 2013 елның 21 июнендә Якуповка каршы Русия җинаять кодексының ике маддә нигезендә җинаять эше ачыла – 280нче һәм 282нче маддәләре. Берсе экстремизм, икенчесе – милләтара нәфрәт тудыру.
Али хәзрәтне хатыны белән шул ук көнне Пенза-Мәскәү поездында Малайзияга, Корьән укучылар бәйгесенә барган юлда тоткарлыйлар.
Тикшерү барышында башта ул изоляторда, аннары ярты ел өй сагында тотылган. Мәхкәмә процессы ай ярым дәвам итә һәм кире прокуратурага кайтарыла. Ике ел дәвамында Али Якупов террочылар һәм экстремистлар исемлегендә була. Якуповның вәгазьләре урысчага тәрҗемә ителә. Якуповның Урта Әләзәндәге дуслары һәм якыннары йортларында тентүләр уздырыла.
Канунсыз тыңлаулар, экспертизалар, Җәзаларны гамәлгә кую инспекциясенең беләзек ярдәмендә Якуповның кайдалыгын күзәтүләре өчен Көръән-хафиз ике миллион сум сораган. Мәхкәмә аңа 100 мең сум түләтү турында карар чыгарды.