Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә элмә такта булмаган өчен бер мең сумга кадәр штраф салыначак


27 июньдә Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады.

Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә – татар һәм урыс телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оешмаларының, җирле үзидарә оешмаларының, ширкәтләрнең һәм башка оешмаларның вазифадагы кешеләренә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салыначак.

14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, телләр турында канун үтәлмәгән очракта, җәза булдыруны кертергә кирәк дип белдергән иде.

Бүген ул Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында мондый штрафлар Башкортстанда, Бурятиядә һәм Саха республикасында бар дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG