Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс телле ата-аналар комитеты: "Дәүләт теле буларак урыс һәм татар телләре тигез була алмый"


Эдуард Носов (с) 2017 елның 22 апрелендә Казандагы урам җыенында
Эдуард Носов (с) 2017 елның 22 апрелендә Казандагы урам җыенында

Татарстанның урысча сөйләшүчеләр ата-аналар комитеты башлыгы Эдуард Носов "Idel. Реалии"гә дәүләт телләре буларак татар телен урыс теле белән бер рәткә кую дөрес түгел, Татарстан дигән дәүләт юк дип белдерде.

Татарстанның урыс телле ата-аналар комитеты башлыгы Эдуард Носов "Idel. Реалии"гә татар һәм урыс телләрен бер дәрәҗәгә кую дөрес түгел, Татарстан гап-гади бер төбәк кенә дип белдерде.

"Проблем шунда ки, Русия һәм Татарстанның дәүләт телләре бер дәрәҗәдә була алмый. Урыс теле ул – дәүләт теле, ә Татарстан – Русиягә кергән төбәкләрнең берсе генә. Бу – административ округ кына. Алар бары тик туган телләр дәрәҗәсендә генә бертигез була ала. Ана теле – татар теле, ана теле – урыс теле буларак кына бер дәрәҗәдә санала ала. Татарстан дигән аерым дәүләт юк", дип белдерде "Idel. Реалии"гә Эдуард Носов.

Август азагында Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерүгә йөкләмә бирде. Июль аенда Йошкар-Олада Путин урыс теленнән башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаганлыгын белдергәннән соң бу мәсьәләдә киеренкелек артты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов исә Азатлыкка "Уку-укыту програмнары федераль үзәк кануннарына туры килә, федераль стандарларны үтибез, Русия мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәгъвалар юк", дип белдерде.

2004 елда Русия Конституцион мәхкәмәсе Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак укытуны кануный дип тапкан иде.

XS
SM
MD
LG