Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел мәсьәләсенә багышланган сөйләшүдә катнашучылар Путин өчен тавыш бирмәскә чакырды


Казанда үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Казанда үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Казанда Хәтер көне җыеныннан соң тел мәсьәләсенә багышланган сөйләшү үтте. Анда катнашучылар киләсе президент сайлавында Владимир Путин өчен тавыш бирмәскә чакырды.

14 октябрь Казанда хәтер көненә багышланган митигтан соң анда катнашкан Идел-Урал төбәге халыкларының зыялылары түгәрәк өстәл сөйләшүе барышында әлеге халыкларның милли телләрне яклау өлкәсендә алга таба бергәләп эш итүен көйләүче координацион шура төзергә дип килеште.

Чарада катнашкан язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Русия президенты Владимир Путинның урыс булмаган халыклар телләренә каршы чыгуы өчен киләсе президент сайлавында аның өчен тавыш бирмәскә чакырды.

“Сайлауларда Владимир Путин өчен дә, “Бердәм Русия” өчен дә тавыш бирмик. Җыен резолюциясенә шуны языйк: әгәр Путин милли телләрне бетерергә кушкан икән, Русиядәге урыс булмаган халыклар безнең телгә каршы чыгучы президентны һәм “Бердәм Русия”не сайламаска чакыра”, диде Бәйрәмова.

Аның бу тәкъдиме чуаш һәм мари халкы вәкилләре катнашындагы сөйләшүдә хупланды һәм резолюциядә урын алды.

Бәйрәмова шулай ук Путинның урыс булмаган халыкларның телләрен милли республикаларда мәҗбүри укытуны бетерү фәрманы Русия конституциясенә каршы килә дип аны гамәлдән чыгару өчен чаралар күрергә чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG